Логотип Идель
Бу – тема!

ХАТИРӘЛӘР ЭЗЛӘП... ПРУСТ ЭФФЕКТЫ НИДӘН ГЫЙБАРӘТ?

Урамда яз исе. Тасвирлап булмый торган исе белән бергә аңа гына хас халәт тә, үткән язлар турында хатирәләр дә җанлана. Гомумән, исләр безнең белән шаярырга «ярата»: кайчак борын берәр таныш исне сизеп ала да, күңел әллә нишләп куя, үткән вакытларның моңнары кире кайта… Бу – Пруст эффекты.

Әлеге дә баягы баш мие белән бәйле булган бу күренешкә бөек француз язучысы Марсель Прустның (1871 – 1922) исеме бирелгән. «Сванга таба» романында ул менә нинди матур җөмлә язып калдырган:

«Ерак үткәннәрдән, мәрхүм кешеләрдән, җимерелгән һәм челпәрәмә килгән нәрсәләрдән берни дә сакланмаган чакта да, күпкә нәзберегрәк, әмма чыдамрак, җисемсез, ләкин үтемрәк, ышанычлырак булган тәм вә ис кенә, җаннар сыман, калганнарның хәрабәләре арасында хәтерләп, көтеп, өметләнеп озак гомер яшәвен дәвам итә; асыл хасиятләренең нәни генә, хәтта сизелер-сизелмәс кенә тамчыларында, бернигә дә карамый хәтернең чиксез киң төзелешен саклый бирәләр».

(Марсель Пруст, «Югалган гомер эзеннән» циклыннан 1 китап)

Безнең озак вакытлы хәтеребез исләрне менталь диорама рәвешендә җыеп бара. Ис үзе генә түгел, аның белән ассоциация рәвешендә эмоцияләр, кешеләр, урыннар, үсемлекләр һәм хайваннар һ.б. да бергә туплана. Бу очракта баш мие үзе менә шул тупланмага ачкыч рәвешендә исне куллана: күпмедер вакыттан соң шул ук ис борынны ярып кергәч, капылт кына хатирә искә төшә.

Ис һәм тәм сизү белән бәйле хәтернең биологик тарихы кызыклы. Кайчандыр исләрне һәм ис белән бер үк вакытта булган вакыйга яки хәлне истә калдыру исән калырга һәм яшәргә ярдәм иткән. Хәер, хәзер дә барлык сизү органнарын тормыш иминлеге өчен кулланабыз инде. Әйтергә кирәк, баш мие исләрне күз күргән яки колак ишеткән нәрсәләрдән яхшырак истә калдыра (бу урында татар телендә ис һәм истә калдыру сүзләренең охшашлыгы турында әйтеп тә торасы юктыр).

Сулыш алганда организмга чит молекулалар борын аша үтеп керә, монда алар ис сизү рецепторлары белән очраша. Бу рецепторлар ис турындагы мәгълүматны баш миенең маңгай артында урнашкан ис сизү куыгы дип аталган өлешенә җиткерәләр. Ис сизү куыгы бу мәгълүматның кодын чишә һәм исне таный. Аннары нейроннар бу мәгълүматны амигдалага илтә.

Амигдала – баш миенең бәхет, моңсулык, шатлык кебек эмоциональ мәгълүматны эшкәртә торган өлкәсе. Аннары сигнал гиппокампка китә. Ә менә ул истә калдыруда, белем үзләштерүдә зур роль уйный. Шулай итеп, ис сизү амигдала һәм гиппокамп катнашындагы комплексны «эшләтә».

Баш миенең ис сизү аша килгән мәгълүматны эшкәртү өчен җаваплы өлеше – эволюция тарихы ягыннан иң борынгы өлкәләрнең берсе. Шуңа да бу очракта нервлардан сигналлар хәтеребезгә лимбик система аша турыдан-туры килә, ә бу система хисләр һәм эмоцияләр өчен җаваплы. Бик гадиләштереп әйткәндә, ис турыдан-туры хискә килә, акылны урап уза. Сүз уңаеннан, шуның аркасында без баш мие ярдәме белән исләрне «күз алдына» китерә алмыйбыз.

Пруст эффектын кайбер психологлар хәтер югалткан кешеләрне дәвалаганда куллана. Ис эмоцияләрне кузгата, ә алар аша хатирәләр дә җанланырга мөмкин.

Көндәлек тормышта без һәрдаим Пруст эффекты корбаны булабыз: таныш ис аша таныш хисләр кузгала да, уйлар балачакка кайта, күңелле яки күңелсез вакыйгалар хәтердә яңара. Махсус рәвештә үзегездә бу эффектны булдырырга теләсәгез (мәсәлән, берәр мәгълүматны истә калдырыр өчен), вакыйга барышында әйләнә-тирәдәге исләргә игътибар итегез. Кайбер кешеләр нәрсәне дә булса ятлаганда бүлмәдә махсус исләр тарата, аннары кирәк чакта шул ук исләр аша башларын яхшырак «эшләттерә». Белгечләр истә калдыру сәләтен яхшырту өчен розмаринны кулланырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев