Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ СИН, ЛЭЙНА? (ЭКСКЛЮЗИВ)

Берничә көн элек яңа гына кабынып килүче яшь йолдыз Лэйна үзенең Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибы белән бөтен республиканы шаулатты. Клип, яшьләр теле белән әйткәндә, чын мәгънәсендә «вируслы» булды. «Вконтакте» социаль челтәрендә ул тәүлек эчендә 1 миллион (!) карау җыйды. Youtube та исә клипны инде 66 мең кеше карарга өлгергән.

Лэйна турында халык беренче тапкыр Элвин Грейның 2018 елның декабрендә Уфада узган концертыннан соң ишетте. Биредә ул үзенең “Сөю калыр” җыры белән чыгыш ясап, күпләрнең йөрәгенә үтеп күрде. “Малай на белом Барсе” клибы исә яшь башкаручының популярлыгын бермәбер арттырды. Хәер, күптән түгел ул татар дөньясын бер мәртәбә шаулатып алган иде инде. Тик “Миләшләрем” җырына төшерелгән клип тирәсендәге шау-шуны хәзергесе белән чагыштырып та булмый. “Малай на белом Барсе” халыкта Лэйнага карата соклану хисләре уятса, “Миләшләрем” исә, киресенчә, аны ачу һәм нәфрәт белән очраштырган, кешеләрнең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтсез, рәхимсез була алуына төшендергән.

Лэйнага әле 19 гына яшь. Ул журналистлар белән ачылып сөйләшергә, эчендәге хис-кичерешләр белән уртаклашырга яратмый. Аның чынлыкта нинди кеше булуын аңлавы шактый кыен. Шулай да, без тырышып карадык һәм аны әле беркемгә дә билгеле булмаган яктан ачарга тырыштык. Булдыра алдык кебек. Сезнең игътибарга Лэйна белән ЭКСКЛЮЗИВ интервью тәкъдим итәбез.

[embed]https://youtu.be/jalWzT1ZWS0[/embed]

“ЭЙ, ЧУВАК, АЛЫП КИЛ ӨЧПОЧМАК!”


Лэйна, әлбәттә инде, сүзне синең “Малай на белом Барсе” клибыннан башлыйсы килә. Тәүлегенә 1 миллион карау – бик зур күрсәткеч. Бу җыр кемнең идеясе?

–  Әлеге җырның идеясе көтмәгәндә-уйламаганда гына килде. Туган көндә утырганда кунакларның берсе: “Лэйна, нишләп син Татарстан турында җыр язмыйсың?” - дип сорады. Шунда минем башка бер-бер артлы кызыклы фикерләр килә башлады. “Әһә, - мин әйтәм, - Кукмара итекләре, металл, савыт-саба...” Кемдер дәвам итә: “Чаллы, Камаз...” Китте-китте... Ә мин хыяллана башласам, шигырь язам. Башта җырның кушымтасында: “ӘЙ, ЧУВАК, АЛЫП КИЛ ӨЧПОЧМАК” - дип җырлыйсым килгән иде. Тик продюсерым: “Юк, әйдә малай дип языйк. Татарча булса, матур була”, - диде. Шулай итеп, бергә-бергә ике сәгать эчендә текст уйлап чыгардык. Аннары инде клип турында уйлый башладык. Болар барысы да шаярып кына бит әле. Бу хәл тормышка ашар, дип беребез дә уйламый. Мин әйтәм: “Эх, шәп булыр иде! Мәсәлән, мин гаилә үзәгендә басып торам. Татарстан байрагы төсләрен бармакка сылыйм да, битемә сызам...” Шулай хыяллана торгач, клип идеясе дә туды. Алсу төстәге парикны, сарафанны эзләү үзе бер тарих. Анысы яшүсмерләргә, яшьләргә якынрак булу өчен эшләнде. Бармаган сәүдә үзәге, кибет калмады. Ә иң кызыгы, парик кию идеясе дә иртәгә клип төшерәбез дигән көнне генә килде.

Ә Камаз белән күренешләр? Йөк машинасын Кремль, Камал театры каршына китереп туктату җиңел булмагандыр...

 
– Әйе, әлбәттә, рөхсәт алырга туры килде. Тик андый оештыру моментларының  барысын да продюсерым хәл итте. Камазга менү процессы менә чыннан да авыр бирелде. Көчкә өйрәндем! Бу процессларның барысын да видеога төшердек. Тиздән бу кадрларны шулай ук интернетка урнаштырачакбыз.

Гомумән алсак, әлеге җыр идеясе туганнан алып, аның нәтиҗәсенә кадәр күпме вакыт узды?

– Күп түгел, нибары бер атна! Клипта район исемнәре күбрәк аталсын, Казан шәһәре манзаралары күбрәк керсен дип теләгән идем. Тик җырда урын җитмәде.

 

“Малай на белом Барсе” җыры нигә шулкадәр популяр булды дип уйлыйсың? Клип миллионлаган карау җыя башлаган минутларны исеңә төшер әле...

– Татарстанны, үз район, шәһәрен яратучылар бихисап бит. Кемдер үз шәһәрен, районын күреп дустына, танышына җибәргәндер. Өстәвенә, төрле төркемнәр дә бер-бер артлы үз битләрендә урнаштыра башлады. Бу шулай ук аңа популярлашырга ярдәм иткәндер. Клипны интернетка элеп бер сәгать тә узмады, анда 50 мең карау иде инде. Бу вакытта мин үз шәһәремдә әниләр янында идем. Авырып яткан вакытым. Интернеттагы шау-шуны күрдем дә, сикереп тордым. “Әнием, мин Казанга!”, - дип, бөтен даруларымны җыеп чыгып та киттем. Саннарның минутлап үскән вакытын командам белән бергә күзәтәсем килде.

“МИН ДӘ АДӘМ БАЛАСЫ ЛА...”


Лэйна, бу – синең икенче клибың. “Миләшләрем” җырына төшерелгән шактый кыю клибың да бар бит әле... Тик интервьюга әзерләнгәндә, мин аны таба алмадым.

 
– Әйе, тик ул юк инде. Чөнки безгә клипны интернет челтәреннән алып атарга туры килде. Чөнки ул татар халкына бик үк ошап җитмәде. Тик бу клипны тулысынча юк итү түгел, без аны яңадан төшердек инде. Тиздән яңа версиясе дөнья күрәчәк.

Шулай да, нишләп иске версиясен бетерергә карар кылдыгыз? Тәфсилләбрәк сөйләсәң иде...

– Клип минем үземә бик ошады. Шундый сыйфатлы видео иде. Үзем дип түгел, ә “карагыз, нинди матур кыз”,- дип карап утырдым. Тик бик тиздән төрле төркемнәр, блогерлар үз битләрендә клиптан өзекләр урнаштыра башлады. Бөтен клипны түгел, ә махсус рәвештә провокацион, мәсәлән минем егет белән яткан урыннарны гына куйдылар. Нәтиҗәдә, клипның тулы вариантын күрмәгән кешедә миңа карата ниндидер начар фикер формалашты. Тиздән негатив шулкадәр күбәйде ки, мин үземне чын-чынлап бик начар хис итә башладым. Шулай итеп, клипны бетерү карарын кабул иттек.

Әлбәттә, клипта кыю урыннар шактый иде. Аның татар халкында яклау тапмавы аңлашыла. Ә бит уйлап карасаң, шул ук татар кешеләренең күбесе күпкә оятсызрак рус, чит ил клипларын карый. Бер дә “фу-фу” димиләр. Бу сиңа гаделсез кебек тоелмадымы?

– Беләсезме, мин бик борчылдым. Көннәр буе өйдә яттым. Миннән ныграк әти-әнием борчылды. Аларны күбрәк минем халәтем кайгыга салгандыр инде. Әнием: “кызым, борчылма, барысы да әйбәт була”, - дип үзенчә мине юатырга да тырышып карады.  Бервакыт китапханәдә йөргәндә бер китапка күзем төшкән иде. Исеменә кызыгып, алып укыган идем. “Мин дә адәм баласы ла...” - дип атала иде ул. Әлеге авыр чорда шул юлларны искә төшердем. “Мин дә кеше баласы бит! Нишләп шулкадәр пычрак атарга...” - дип уйлый идем. Мин бит күпме тырыштым, тәүлекләр буе йокламадым, эшләдем, сыйфатлы продукт булдырырга теләдем. Ә иң гарьләндергәне беләсезме нәрсә булды? Әлеге тәнкыйтьчеләрнең күбесе минем нинди кеше икәнлегемне дә белми, иҗатым белән дә таныш түгел, хәтта! Ниндидер өзек-өзек видеолар аша минем турында фикер тудырдылар. Алар мине җырчы буларак түгел, ә шәхес буларак рәнҗеттеләр!


Күңелеңә тигән иң начар комментарий нинди булды?

– Әти-әниемә бәйле иде ул... “Синең ата-анаң кая карый”, - формасында. Нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм...

Ә әти-әниең шундый клип төшерергә уйлаганыңны белдеме соң? Әтиеңнең фикере мине бигрәк тә кызыксындыра. Чөнки, кагыйдә буларак, әтиләрнең кызларына карата мөнәсәбәте күпкә ягымлырак, сакчыл була.

 
– Мондый клип төшерү тулысынча минем карар. 18 яшем тулды, карарларны үзем кабул итә алам, янәсе... Минем максатым искиткеч матур клип төшереп, якыннарыма күрсәтү иде. Әлбәттә, алар миңа “матур” диделәр, хуплап чыктылар. Әтием, гомумән, мине һәрчак яклый. Кечкенә чакта Казанга төрле кастингларга да ул йөртә иде. Әнием исә артист булуыма каршы булды, мине рәнҗетерләр дип курыкты. Ул миңа чын дөресен клипны алып ташлагач кына әйтте. “Миңа бик авыр булды!” - диде. Бактың исә, аңа да туганнар, дуслар начар фикерләр җиткергәннәр икән. Ә бит мин ул клипта үз-үзем түгел. Ул бары тик минем героиня гына. Мин анда спетакль уйныйм. Баш геройның бриллиант һәм миләшләр арасыннан берсен сайлап алу тарихын сөйлим. Мин халык каршына төрле образларда чыга алам. Алар шуны аңласыннар иде...

– Димәк, клипларда син актриса?

– Әлбәттә! Мин клипны өч минутлык спектакль итеп кабул итәм. Шуңа күрә үземне төрле образларда күрәсем килә. Мәсәлән, хәзерге вакытта бик каты газапланучы кыз ролендә уйнарга хыялланам. “Русча-татарча шаярулы җырым популяр, хәзер шундый җырлар гына булачак”, - дигән уй-фикерләр миндә гомумән юк.

 

ЯҢА ИСЕМ – ЯҢА ТОРМЫШ


– Лэйна, синең белән интервьюга әзерләнгәндә шуңа игътибар иттем. Әңгәмәләрдә син бик яшерен. Гомуми сүзләр белән генә җавап бирәсең. Чын исемеңне дә әйтмисең, хәтта. Нәтиҗәдә, миндә ике төрле фикер формалашты. Беренче карашка, син шундый эчкерсез, гади, беркатлы кыз кебек. Тик шул ук вакытта үз-үзенә ышанган, көчле хатын-кыз булып та тоеласың. Әйт әле, чын Лэйна ул нинди?

– Мин үземне кечкенә, чиста күңелле, кешеләргә ышанучан, тиз гашыйк булучан итеп тоям. Тик мин сайлаган һөнәр ияләренә андый булырга ярамый. Андыйларны еш рәнҗетәләр. Шуңа күрә миңа көчле булырга өйрәнергә туры килде. Кукмарада әти-әнием канаты астында яшәсәм, Казанга килгәч барысы да үзгәрде. Йөрәгем белән үзгәрергә теләмәсәм дә, акылым белән үзгәрергә туры килде. Күпләр мине тәкәббер дип уйлый. Тик чынлыкта мин бик ачык кеше, бик ярдәмчел. Мин кешегә озак үпкәләп йөри алмыйм, үпкәләтергә дә яратмыйм. Миңа бер апамның: “кешегә үпкәңне озаграк сакларга өйрән”, - дип киңәш тә биргәне бар, хәтта. Миңа яңа дуслар табу да авыр бирелә. Егетләр турында әйтеп тә тормыйм. Әгәр дә мине берәрсе рәнҗетсә, бу халәттән бик озак чыгам.

– Егет белән бәйле андый хәлләр булганы бармы инде?

– Әйе, бар. Кукмарада егетләр белән йөргәнем булмады, уку турында гына уйладым. Ә менә 16 яшьтә Казанга килгәч, бер егет белән таныштым. Ул миннән шактый зур – 22 яшьтә иде. Шундук гашыйк булдым, бик яраттым. Тик каникуллар башланып, мин Кукмарага кайтып киткәч, юллар аерылды. Ул мине бик каты рәнҗетте. Бер ел буе гадәти халәтемә кайта алмыйча йөрдем. Шул бер ел чамасы узгач, әлеге егет кабат яныма килде, гафу үтенде. Мине шулай рәнҗеткәнгәме икән, башка сәбәбе бармы – хәзер аның дингә күчкәнлеген беләм. Менә шундый авыр беренче мәхәббәт... Хәзерге вакытта йөрәгем буш.

 
– Ә исемеңне ни өчен әйтәсең килми? Ул шулай ук ниндидер авыр вакыйгалар белән бәйлеме?

– Юк, бу минем шәхси карар. Минем теге исем – иске тормышым. Яңа исемем – хәзергесе. Яңа исемемне, беләсез инде, әниемә багышлап алдым. Ул – Лейла. Ә мин - Лэйна. Иске исемем белән эндәшүләрен теләмим. Ул тормыш инде узган. Хәзер мин Лэйна. Әнием дә, йокларга яткач, “Тыныч йокы, Лэйна”, - ди. Әлеге исем белән миңа рәхәт.

ЯШҮСМЕРЛӘР ТЫҢЛАРГА ОЯЛМЫЙ ТОРГАН ТАТАР ҖЫРЛАРЫ КИРӘК


– Татар эстрадасы турында да сөйләшеп алыйк инде. Инстаграм челтәрендә син бу темага шактый кызыклы пост урнаштырган идең. Син анда татар эстрадасына заманча яңгыраучы җырлар җитми дисең. Чыннан да, яшүсмерләр, яшьләр арасында бүгенге татар эстрадасын тыңлаучылар сирәк...

– Менә бу вәзгыятьне мин гомумән аңламыйм. Кайсы гына яшүсмер белән очрашсам да, алар миңа бер үк сүзне кабатлый. Татар телендә заманча җырлар, музыка, клиплар юк, янәсе. Без аларның фикерләренә колак салып заманча җырлар чыгарабыз, клип төшерәбез. Һәм мине яклаучылар, заманча музыка өмет итүчеләр ни өчендер кинәт юкка чыга. Шуңа күрә миндә: “бу бары тик сүзләр генә”, - дигән фикер кала. Шулай булуга да карамастан, минем теләгем – яшүсмерләр, яшьләр тыңларга оялмый торган җырлар, музыка булдыру. Машиналарында шул җырны кычкыртып, тәрәз төбе яныннан узып китәрлек җырлар булдырырга телим.

Татар эстрадасында сиңа кемнәр ошый? Элвин Грейдан кала, билгеле...

– Гүзәл Уразова. Миңа аның сәхнә костюмнары бик ошый. Ул һәр костюмында татар орнаментлары кулланырга тырыша. Мин аңарга чын-чынлап сокланам. Әлфия Афзалова - минем кумирым! Мин аны бик яратам. “Кар сулары” дигән җырындагы “сагындыра сине тапкан һәм югалткан язым”, - дигән сүзләрне ишетсәм, шундук үз-үземә бикләнәм, рәхәтләнеп туйганчы елыйм.

“АКЧАСЫЗ УҢЫШКА ИРЕШӘМ ДИГӘН СҮЗЛӘР ЯЛГАН”


Лэйна, син кыю адымнар белән уңышка таба атлыйсың. Әйт әле, яшь кешегә уңышка ирешү өчен нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?

 
– Янда: “синнән берни дә чыкмый”, - дип әйтеп торучылар кирәк. Минем тирәдә андыйлар шактый булды. Хәтта әти-әниемнең дә, кеше янында мине мактасалар да, үземә “син молодец, син булдырасың”, - дип әйткәннәрен хәтерләмим. Андый чакларда мин һәрвакыт: “Сез миңа ышанмыйсызмы? Менә күрерсез әле, мин булдырам”, - дип уйлый идем. Казанга китеп, укырга кереп, һәр мөмкинлеккә ябышып югарыга омтылуым да шуның белән бәйле булгандыр. Ул чагында миңа нибары 16 яшь иде.

Шоу-бизнес өлкәсенә болай гына эләгеп булмый диләр...

– Шоу-бизнеста уңышка ирешү өчен яхшы команда кирәк. Мин продюсерыма бик рәхмәтле. Мине продюсерым Динар белән таныштырган көллияттәге укытучыма рәхмәтле. Элвин Грей белән танышуым да Динар ярдәме белән булды бит. Мин шәхсән үзем беркемне дә эзләп утырмадым. Барысы да ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Әйе, үсәргә, камилләшергә тырыштым, төрле бәйге, конкурсларда катнаштым. Аллаһы Тәгалә минем ничек тырышканымны күреп, шундый кешеләр җибәргәндер дип уйлыйм. Аннары соң мин беркайчан да “эх, танылган кеше буласы иде”, - димәдем. “Эх, миңа җырлар язарга ярдәм итәчәк, миңа ышанучы кеше табылсын иде”, - дип тели идем. Уңыш, акча турында уйламадым. Ихласлылык барысыннан да мөһимрәк дип саныйм.

Акча мәсьәләсен күтәрә башладын, Лэйна. Уңышка ирешү өчен акча кирәкме?

– Акчасыз булмый, билгеле. Телевидениегә эләгү, ротация өчен зур акчалар кирәк. “Мин сәләтле. Акчасыз да уңышка ирешәчәкмен”, - кебек беркатлы уйлар миндә дә бар иде. Тик хәзер андый сүзләр ишетсәм, елмаеп кына куям. Уңышка ирешү өчен шактый акча кертергә туры килә.

Ә син акча каян алдың? Әти-әниең биреп тордымы?

Юк, бу эшемә әти-әниемнең бер катышы да юк. Узган елның ноябрендә проектка кул куйганда әти-әни белән киңәшләшеп тә тормадым, хәтта. Хәзерге вакытта финанс эшләре белән тулысынча командам шөгыльләнә, мин анда кысылмыйм. Миңа күп акча кирәк түгел, кирәк кадәрен бирәләр, ашаталар, яшәр урыным бар. Зур машиналар , өйләр алу теләгем юк әлегә. Алга таба ничек булыр – анысын инде вакыт күрсәтер.

 

Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАКИРОВА


Лэйнаның "Малай на белом Барсе" клибын кара:



Кукмара итеге, сөт һәм Камаз… Яшь җырчы Лэйна Татарстан турында клип төшергән (ВИДЕО)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев