Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ВУЗЛАРЫ: АБИТУРИЕНТ ӨЧЕН КӨРӘШ БАШЛАНДЫ

Абитуриентлар өчен иң кызу чор башлана. «Кайсы вузга документлар бирергә? Нинди белгечлекне сайларга?» дигән сораулар белән башлары каткан аларның. БДИ тапшыру турында сертификат алсыннар гына: барысы да атыла-бәрелә кабул итү комиссияләренә чабачак. «Ялкын» Казан вузларындагы кабул итү комиссияләре адресларын бер җиргә туплады. Шулай ук аларның эшләү вакытларын да картадан карый аласың:


Шпаргалка



Абитуриент 5 вузга һәм аларның һәрберсендә 3 белгечлеккә документларын тапшырырга хокуклы. БДИ нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә була.


7 июль – иҗади имтиханнар тапшырырга кирәк булган уку йортларында документлар кабул итү тәмамлана.

26 июль – гомуми нигездә кабул итү тәмамлана, ягъни БДИ сертификатларын, аттестатларны шушы вакытка кадәр тапшырып өлгер.

3 август – 80 процент бюджет урыннарына кабул ителү турында вуз карарлары чыга.

8 август – 100 процент бюдҗет урынына кабул итү турында карар чыга.
Мөмкинлекләре чикле кешеләргә моның турында белешмә алып килергә кирәк.

Россия яки дөньякүләм олимпиадаларда җиңүчеләр вузларга сынауларсыз кабул ителәләр.

Вузларда быелгы үзгәрешләр




КФУ:

1. Коммерцияле бүлектә уку бәяләре арткан. Элек 64 мең сум торган белгечлекләр, хәзер - 102 390 сум! Иң кыйммәтле белгечлекләр өчен түләү 169 050 сумга җитә.

2. Быел бюджет урыннары 372гә кимегән.






Казан дәүләт медицина университеты:

1. Бюджет урыннары 11гә кимегән.

2. Бу вузда бик күп кеше – 71 % абитуриент – максатчан уку программасы (целевое направление) буенча керә. Шуңа гомуми конкурс буенча керүчеләргә урын азая.

3. Булачак табибларның химия буенча БДИлары 65 баллдан ким булмаскка тиеш.

4. Алтын медальле укучыларны монде яраталар. Бу очракта автомат рәвештә аларга өстәмә 6 балл бирелә.






КИТТУ (КХТИ):

1. Коммерцияле бүлектә уку бәясе 7-8 процентка арткан.

2. Магистратурага 2068 кешене кабул итәләр.

3. Алтын медальлеләргә, «Химик бум» олимпиадасында катнашканнарга өстәмә 10 балл бирәләр.






Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты:

1. Түләп уку – 80 мең сум.

2. Самарада бу бәя – 160 мең. Безнекеләр шул ук бәягә ике кешене укытуны кулайрак күрәләр.

3. 1нче курс студентлары өчен өстәмә стипендия булмаячак.






КИТТУ-КАИ:

1. Специалитетка 1012 кешене кабул итәләр.

2. Германиядәге вуз һәм КАИдан берьюлы ике диплом алып була.






Казан дәүләт аграр университеты:

1. Бу вузга керүчеләрнең төп массасы – авыл яшьләре.

2. Түләп уку – 60–80 мең сум.

3. БДИ буенча баллар 181-201дән күбрәк булса, 10-20 мең сум ташлама каралган.






Казан дәүләт мәдәният институты:

1. Бер урынга – 9 кеше.

2. Былтыр БДИ буенча уртача баллар 70 булган.

3. «Заочка»га 74 кешене кабул итәләр.






Казан дәүләт энергетик университеты:

1. Бюджет урыннары 6 процентка кимегән.

2. Беренче курс студентларын тулысынча тулай тораклар белән тәэмин итәләр.

3. БДИдан баллар 240тан күбрәк булса, Яңа елга кадәр стипендия 15 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

4. 2016-2017 уку елында беренче курс студентларын вуздан куып та чыгара алмаганнар, чөнки барысы да сесияләрен яхшы япкан.






Республикабыздагы 44 вуз кабул итү кампаниясен инде башлап та җибәргән. Алар арасында дәләтнеке булмаган 16 университет-институт бар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев