Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН: ТУРИСТЛАРГА ЮЛ АЧЫК

Казанга турист буларак килсәң, башта – мең төрле сорау! Татарстан мәркәзендә ничек ачтан үлмәскә? Ничек адашып калмаска? Аларга җавапны бүген Казанда ачылган Туристлык-мәгълүмати үзәгендә табырга була. Аны туры юл күрсәтүче урын, дип атап була. Чөнки биредә бөтен нәрсәне аңлаталар, кайсы урыннарны карарга, кайда ашарга, акчаны ничек янга калдырырга икәнлеген дә әйтерләр! Гомумән, туристлар өчен бар мөмкинлек булдырылган. Иң мөһиме турист бәхетле генә булсын!

Үзәк, чын мәгънәсендә, үзәктә – Бауман урамында урнашкан. Бу тикмәгә генә түгел, чөнки Татарстанга килгән һәркем бу урамны урап узмый.

– Туристлык-мәгълүмати үзәкләре – бөтен дөнья буйлап туристлык инфраструктурасының төп компоненты. Алар кунакларга мәгълүмати хезмәт күрсәтә, яңа шәһәрдә уңайлы рәвештә урнашырга мөмкинлек бирә. Турист бездә бәхетле, башка урыннардан да бәхетлерәк дә булсын өчен, без кешенең кәеф-торышына зур игътибар бирәбез. Төп максатыбыз – кунаклар өчен өр-яңа, заманча мәгълүмати сервислар булдыру. Татарстанга килгән һәр туристның республикадагы сәяхәтен истә калдыруын, башкаларга да республикабыз турында сөйләвен телибез, – ди Айгөл.

Чын турист нинди булырга тиеш соң? Туристлык-мәгълүмати үзәгендә эшләүчеләр бу сорауга да җавапны белә. Ул мондый сыйфатларга ия булырга тиеш икән ләбаса:

​ тыныч характерлы;

​ басынкы;

​ адашырга курыкмый торган;

​ мәгълүмат алудан курыкмый торган.

Брошюралар 6 телдә сөйләшә


Беләсеңме-юкмы, Казанда Туристлык-мәгълүмати үзәге 10 ел дәвамында эшләп килә. Ул Кремль урамында урнашкан була. Әмма Бауман урамына күченү – язмыш бүләге, дип саный аның җитәкчеләре.

[caption id="attachment_26241" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Бу үзәккә кергәч, үзеңне яп-якты, матур бер илгә барып эләккән кебек хис итәсең. Чөнки ул «Visit Tatartstan» стиле белән ясалган. Биредә шушы бренд астында эшләнгән товарлар, Казан картасы һәм хәтта алман, немец, кытай (!) телләрендәге мәгълүмати брошюралар бар. Тик татар телендәгесен генә табып булмады. Казан быел 1 майда башланачак туристлык сезонына, чыннан да, әзер.

Үзәкнең витриналарына куелган полиграфия продукция һәркем өчен бушлай. Алар арасында Казан, Алабуга, Борынгы Болгар, Зөя, Тәтеш, Чистай шәһәрләре карталары бар. Туристлык карталары Казанның бөтен кунакханәләрендә таратыла икән. Ай саен алар 25 000 данәдә әзерләнә. Кайвакыт җитми дә икән әле. Хәзер ай саен чаралар афишасы да ясала. Анда музейлар, күңел ачу чаралары, туклану урыннары турында белеп була.

[caption id="attachment_26242" align="alignright" width="300"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

– Безнең төп максат туристларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү булса, икенчесе – башка төбәкләрдә, илләрдә Татарстанны алга чыгару. Мәгълумат рус, инглиз, немец кытай, испан телләрендә бар һәм быел аларга француз теле кушылачак, – ди Туристлык-мәгълүмати үзәге генераль директоры Наталья Абрамович.

Җитмәсә, дөньяның төрле почмагында яшәүче туганнарыңа, дусларыңа, якын кешеләредә биредә Татарстан сәламен юллап була. 50 сум торган открытканы сатып алып, аңа марка ябыштырып, үзеңнең теләкләреңне язасың. Аннары аны шушы ук үзәктәге махсус почта тартмасына саласың һәм вәссәлам!

[caption id="attachment_26243" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Быелгы сезонда туристларны нәрсә көтә?


– икекатлы кызыл автобуслардагы экскурсияләр. Анда 15 тукталыш бар. Теләсә кайсы тукталышта төшеп, кире кайтканда, бер тапкыр сатып алган билетың белән утыра аласың;

– шимбә, якшәмбе, бәйрәмнәрдә «Туган авылым» комплексында фольклор бию спектакле.

[caption id="attachment_26244" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Туристлык-мәгълүмати үзәге кызык-мызыклары:


​ 9.00 – 21.00 аралыгында эшли;

​ бу оешма хезмәткәрләре чит телләрдә сөйләшә ала;

​ Туристлык-мәгълүмати үзәге ике ноктада урнашкан – Бауман урамы, 49/10 һәм Пушкин урамы, 4 адреслары буенча;

​ «Казан» халыкара аэропортында Туристлык-мәгълүмати пункты бар;

​ 1 май – 1 сентябрь аралыгында Туристлык волонтерлары ассоциациясе әгъзалары казанлыларга төрле мәгълүмат тәкъдим итәчәк;

​ биредә “Visit Tatarstan” брендының үз кибете дә бар. Ягъни шушы бренд астында җитештерелгән эшләнгән, көн саен кулланылышта була торган әйберләр сатыла. Алар арасында су сала торган шешәләр, рюкзаклар, телефон чехоллары, снапбэклар, мендәрләр, кулчатырлар һәм башка кирәк-яраклар бар.



Дилбәр Садыйкова, Татарстан республикасының Туризмны үстерү үзәге генераль директоры:

– Мин үземнең хезмәттәшләрем белән бергә башка илләрдән, шәһәрләрдән килгән туристларга, кунакларга шушы предметларны бүләк итәм. Һәркемгә дә мондый ачык, матур, төрле төстәге предметлар ошый. Аларны үзең белән йөртәсе килеп тора. Һәм алар, әлбәттә, беренче чиратта, кунакчыл Татарстан белән ассоциацияләнә. Киләчәктә алар арасында күн эшләнмәләре, азык-төлек, татарча стилендәге киемнәр дә өстәләчәк. 13 сәүдә ноктасында безнең «VisitTatarstan» бренды тәкъдим ителгән. Киләчәктә «VisitTatarstan» мобиль кушымтасын ясау буенча эш алып барыла. Хәзергә ул Кытай телендә генә эшли.

Язма башында биргән сорауга да җавап бирер вакыт җитте бит, дустым. Татарстан башкаласына поездда төнлә белән килеп җиткәч, гөнаһ шомлыгына каршы, телефон сүнсә, Казанда ачтан үлмәс, югалып калмас өчен нишләргә? Бу сорауны без Туристлык-мәгълүмати үзәгендә эшләүче хезмәткәрләргә юлладык. Аларга туризм буенча менеджер Миләүшә Имамназарова һәм маркетинг буенча хезмәткәр Анастасия Володина җавап бирде. Без аларны лайфхаклар, дип атадык.

[caption id="attachment_26246" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Казан туристлары өчен лайфхаклар:


1. 8 800 333 03 19 – шушы номерны тапкырлау таблицасы кебек яттан бел. Барлык сорауларыңны аңа юллый аласың. Әлеге номер буенча шушы үзәк хезмәткәрләре эш вакыты беткәч – кич яки төнлә дә җавап бирә.

2. Аэропорттагы Туристлык-мәгълүмати пункты 24 сәгать эшли. Шуңа самолет белән килсәң, мәгълүмат алу буенча бернинди проблема да булмый.

3. Казанга поезд белән килеп төшсәң яки төн уртасында адашып калсаң, беренче чиратта тимер юл вокзалы хезмәткәрләренә яки полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать ит. Җитмәсә, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында туристлык полициясе эшләячәк. Алар, һичшиксез, кунакханәгә яки хостелга юлны күрсәтер. Шулай ук киләчәктә Казан тимер юл вокзалларында да Туристлык-мәгълүмати пунктлары пәйда булачак.

4. Үзең урнашачак кунакханә/хостел/арендалаган фатирда туристлык карталары урнаштырылган.

5. Туристларның ашыйсы килгән вакытта бюджет урыннардан «Добрая столовая», «Алан аш», «Чәй йорты»н тәкъдим итәләр. Рестораннарга килсәк, «Татарская усадьба», «Туган авылым», «Дом татарской кулинарии», «Чирәм». Яшьләргә «Кыстыбый», «Түбәтәй» тиз туклану урыннары да ошый икән.

6. Татарстанга туристлар, гадәттә, 5 көнгә килә. Аларның Казанны гына түгел, Болгар, Зөя шәһәрләрен дә күрәсе килә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев