Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: “КӘҖҮЛ ЧИТЕК”

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа җитәкчелек белән беррәттән, яңалыклар әле күп көтелергә охшаган: режиссер Ринат Әюпов бу юлы Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен сәхнәләштерә алган. Тамашачыга билгеле булганча, әлеге режиссер нәкъ менә тарихи әсәрләрне җанландырырга “оста”. Моннан берничә ел элек Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” (“Болганчык еллар”) романы буенча ул әзерләнгән спектакльне карап тәэсирләнмичә калучы булмагандыр.

“Кәҗүл читек”нең эчтәлеге барыбызга да мәктәп елларыннан ук таныш: әсәр буе Әхмәдулла әтисенең Казаннан кайтуын, аңа кәҗүл читек алып кайтуын көтә. “Аңа кадәр беркем дә кимәгән, беркемнән дә калмаган”ын... Тик уй-хыяллары шул ук кичне челпәрәмә килә шул. Бүләк читекләр аңа шактый зур була: табаны да олы, балтыры да шуып төшә... Гаяз ага Исхакый әсәрен мактанчык малайны көлкегә калдыру белән тәмамласа, Ринат Әюпов алай итмәгән: биредә Әхмәдулла үзеннән көлүләрен төшендә күрә һәм акылына килеп уяна.

Юкка гына әсәр мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителмәгән шул. Аның нигезенә әйтеп-бетергесез тәрбияви көч яшеренгән: биредә элеккеге заман өчен хас булган дингә мәдхия, олыларга хөрмәт, гаилә, ир белән хатын, әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләре, кешелекнең асыл һәм начар сыйфатлары, барысы да бар. Шәхсән мин үзем спектакльдә чагылыш тапкан халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә, дингә, Гает бәйрәменә булган әзерлек, хөрмәткә һәм, әлбәттә, актерларның уйнау осталыкларына сокланып утырдым.

Әйе, яшь булуларына карамастан, Кариевлылар шәп уйный. Ясалмалылык та, тырышып артыгын җибәрү дә юк. Төп рольне үзе дә яшь кенә, буйга да орчык сыман гына Ләйсән Закирова башкара. Бу спектакль аның өчен дебют икән.

- Авырлыклар булды, әлбәттә. Минем өчен туган беренче авырлык егет кешене уйнавым булды. Аннары, яшермим, тәҗрибәм әле бик аз: чөнки бу минем беренче сезоным, беренче төп ролем. Тик иң мөһиме шул авырлыкларны җиңеп чыгу бит? Без аларны җиңдек дип саныйм. Без дим, чөнки коллективсыз, режиссерыбызсыз булдырып булмас иде. Героемны сәхнәләштергәндә гел балачагымны исемә төшердем: мин дә бит кайчандыр ике тәгәрмәчле велосипед турында бик хыялланган идем. Сабый баланың самими теләге, ихлас көтүе, әти-әнисе кочагында иркәләнүе, хәйләкәрләнеп теләкләрен башкарттыруы – болар барысы да балаларга хас нәрсә бит. Шул мизгелләрне кабат күз уңыннан кичереп, кабатлап күрсәтергә тырыштым.

P.S.: Премьера карарга килгән журналистларны Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова бәйрәм коймагы белән сыйлады. Алга таба да театрның бөтен премьералары шулай коймаклы да, "төерсез" дә булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев