Логотип Идель
Бу – тема!

KAMAL: «АВЫР БУЛСА ДА, ГАСТРОЛЬЛЕ ТОРМЫШНЫ ЯРАТАМ!»

Беренче мәртәбә аның җырлавын ишеткәч күпмедер вакытка бөтенләй сүзсез калдым: шулкадәр матур һәм моңлы тавыш иде ул! Зур сәхнәдән аның яшь тавышы яңгырагач, киләчәктә татар эстрадасының тагын бер кат чәчәк атачагына һич шигем калмады. Кем турында шулай зурлап сөйлим дип уйлыйсызмы? Яшь башкаручы, Ришат Төхвәтуллин төркеме солисты – Kamal – Камил Вәлиев турында сүзем!

Исеме: Камил Вәлиев

Туган көне: 06.08.2008

Укый: Буа шәһәренең 2нче лицее, 9 нчы сыйныф

Тәхәллүсе: Kamal

«КУМИРЫҢ СИҢА МОНДЫЙ СҮЗЛӘР ӘЙТКӘНДӘ КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНА МЕНӘСЕҢ ИКӘН УЛ»

– Камил, синең җырчылык карьераң ни рәвешле башланып китте?

– Беренче чыгышымны «Туган тел» җыры белән Фирзәр абый Мортазин концертында ясадым. Ул чакны «тамашачы», «сәхнә» төшенчәләре белән бөтенләй таныш түгел идем әле. Сәләтемне күреп алганнан соң, дәү әнием мине вокал түгәрәгенә йөртә башлады. Аннан соң «Созвездие – Йолдызлык», «Дулкыннар», «Без бергә» кебек бәйгеләрдә катнашулар башланып китте, менә шулай әкренләп сәхнәгә «үрмәли» дә башладым!

– Эшчәнлегеңдә иң истә калган вакыйга?

– Ришат абый (сүз Ришат Төхвәтуллина турында – автор) белән танышуым! 2019 елда «Шаян ТВ» оештырган «Сәйлән» бәйгесендә катнашу бәхетенә ия булдым. Атна саен әти-әнием белән Казанга съемкаларга килеп йөрдек, юкка гына булмаган икән! Жюри арасында Ришат Төхвәтуллин дА булачагын алдан белмәгән дә идем, чыгыш ясар вакыт килеп җиткәч кенә әйттеләр. 

– Ә аның төркеменә ничек килеп эләктең?

– Нәкъ шушы чыгыштан соң ул минем белән эшләп карау теләген белдерде дә инде. Бу көн минем өчен иң яхшы көн иде! Кумирың сиңа мондый сүзләр әйткәндә күкнең җиденче катына менәсең икән ул, чыннан да! Соңрак Ришат абый мине үзенең студиясенә чакырды, тагын бер кат тыңлады, ә аннан соң мин аның ярдәме белән үземнең беренче «Сылу кайда» җырын яздырдым. Озакламый Ришат абый миңа үзенең концертларында чыгыш ясарга тәкъдим итте, төркеме белән таныштырды, ә аннары тормышымда өр-яңа этап башланды.

«КАЙЧАК РИШАТ АБЫЙНЫҢ БЕР КҮЗ КАРАШЫННАН ГЫНА ДА НӘРСӘНЕДЕР ДӨРЕС ЭШЛӘМӘВЕМНЕ АҢЛЫЙМ»

– Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүнең нинди үзенчәлекләре бар?

– Ришат абый – перфекционист һәм бик таләпчән кеше. Җыр яздыру өчен дә 4-5 сәгать вакыт үтә, чөнки ул җырны идеаль яңгырашка җиткерүне таләп итә, үзе дә моның өчен булдыра алганча ярдәм итә: җырлап күрсәтә, нәрсәне дөрес эшләмәгәнлекне аңлата. Кайчак Ришат абыйның бер күз карашыннан гына да нәрсәнедер дөрес эшләмәвемне аңлыйм һәм хатамны тизрәк төзәтергә ашыгам. Камилләшергә ярдәм иткәне өчен мин аңа чиксез рәхмәтле.

– Җырчы тормышында иң авыры нәрсә?

– Гастрольләр! Кайвакыт тәүлекләр буе йокламыйсың, көн саен яңа шәһәргә барасың, чыгыш ясыйсың, төнлә яңадан икенче урынга юл тотасың. Мондый тынгысыз тормыш бик нык арыта, ләкин нәкъ шул миңа рәхәтлек китерә дә. Авыр булса да, яратам «гастрольле тормыш»ны!

– Шактый вакытыңны гастрольдә йөреп үткәрү гадәти тормышка, укуга комачау итәме?

– Укуга килгәндә, анда минем бар да яхшы. Күп дәресләрне калдырырга туры килсә дә, әле дә ныклы «4»гә укып киләм! Укытучылар һәрчак эшчәнлегемә карата уңай карашта иделәр, аңларга тырыштылар. Гастрольдә чакта өй эшләрен машинада барган килеш эшләп җибәрергә дә туры килгәләде (көлә). 

«ТАМАШАЧЫ ТЫҢЛАРГАМЫ, ЮКМЫ ИКӘНЕН ҮЗЕ ХӘЛ ИТӘ»

– Шулай яшьтән үк сәхнәгә менүенеңне әти-әниең ничек кабул итте?

– Әти-әни минем җыр белән кызыксынуыма баштан ук шат кына иделәр. Сәхнәгә менүемдә дә аларның өлеше бик зур, нәкъ менә алар миңа ышаныч белдерделәр, һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Моның өчен мин алар алдында баш иям, тормышта иң зур максатларымның берсе – әти-әниемә бәхетле картлык бүләк итү.

– Җырчы булу өчен җырлый белү генә җитми бит әле, сәхнә кешесе нинди булырга тиеш икән?

– Минем өчен чын җырчы ул – җаваплы, көчле рухлы, үз эшенең һәр «төере» белән таныш кеше!

– Үз тамашачыңны каян табарга, Камил?

– Миңа калса, тамашачыны эзләргә кирәкми,у л сине үзе эзләп табарга тиеш! Иң мөһиме, моның өчен барлык көчне куярга һәм зур тырышлык күрсәтергә кирәк, ә аннары тамашачы, тыңларгамы, юкмы икәнен үзе хәл итә.

БЛИЦ – СОРАШТЫРУ:

Иң яратып башкара торган җырың?

Хәйдәр абый Бигичев «Кайту»

Үзеңне нинди җәнлек белән чагыштырыр идең?

Холкым белән үземне Арысланга охшатам. Мин тыныч кеше, ләкин чын-чынлап ачуымны чыгарсалар...

Нинди суперкөчкә ия булырга теләр идең?

Теләсә нинди сорауга җавап таба белүче супергерой булырга телим!

Ни өчен нәкъ менә "Kamal" тәхәллүсен сайларга уйладың? 

Дәү әтиемнең фамилиясе – Камалов, аны бар дөньяга танытасым, тарихка кертеп калдырасым килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев