Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЛБИКӘ, СINDERELLA, ПОПЕЛЮШКА, ЗОЛУШКА

Көлбикә, ягъни Золушка турындагы әкиятне барыбыз да беләбез. Ә менә ул әкият турында кызыклы фактларны белмисездер әле. Әйдәгез, бергәләп танышыйк. ;-)

1. “Көлбикә” дөньядагы иң популяр сюжетларның берсе. Әлеге әкият Испания, Ирландия, Шотландия, Швеция, Финляндия, Флоренция, Рим һәм Венециядә бар. Кытайда да аңа охшаш әкият була. Әлеге сюжет чагылган 1000гә якын әкият теркәлгән.

2. Төп геройның исеме гел төрле, әмма гел көлгә бәйле. Англиядә ул Сinderella, Германиядә Aschenputtel, Украинада Попелюшка, Италиядә Cenerentola, Балканда Pepeljuga дип атала. Иван Тургенев рус теленә аны «Замарашка» дип тәрҗемә итә.

3. Иң борынгы Көлбикә әкияте Кытай һәм Мисырда туа. Мисырныкы, мәсәлән, борынгы папирусларда язылган килеш саклана. Анда бәллүр туфлиләр урынына алтын йөгертелгән сандаллар була.

4. Әкиятнең Перро һәм Гримм язган ике төре популяр. Һәм алар бик нык аерыла. Күп кешегә Шарль Перроныкы таныш. Экраннардан без нәкъ менә бу сюжетны күреп беләбез. Явыз үги әни, фея, кабак, бал, чибәр принц...

Абыйлы-энеле  Гриммнарда хәлләр бераз катлаулырак: фея урынына без монда тылсымлы чикләвекләр белән очрашабыз. Аны сәяхәттән кызына әтисе алып кайта. Бал 3 тапкыр кабатлана. Һәр өчесендә Көлбикәнең 3 туфлие була. Беренчесендә көмеш белән чигелгән,  соңгысында алтыннан. Кызның явыз апаларының туфлине яратыр өчен аякларын кискәләвен дә алар яза.

5. Туфлине югалту – фольклорда кияүгә чыгу символы.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев