Логотип Идель
Бу – тема!

IT-ЛИЦЕЙ УКУЧЫЛАРЫ БЕСПИЛОТНИК ЯСЫЙ

Бүген беспилотниклар куллану аеруча популярлаша. Әнә, Иннополис шәһәрендә пилотсыз машинада йөреп тә була инде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сынап карады. Алай дисәң, зур айтишник абыйлардан IT-лицей укучылары да калышмый.

Алар һәрдаим үзләренең яңа проектларын уйлап таба. Шундыйларның берсе – Silvan Project янгыннарны ачыклый торган инновацион система. 10нчы сыйныф укучылары – Александр Иванов, Данила Юдин, Нгун за Чонг 3D-принтерда эшләнелә торган беспилотник ясый. Хәзер яшь инженерлар самолетның двигателен принтер аша чыгарту өстендә эшли.

– Әлеге проектны без май аенда төгәлләргә планлаштырабыз. Җәй алдыннан ул аеруча әһәмиятле булачак, чөнки бу сезонда урман янгыннары чыгу куркынычы арта. Беспилотник үзендә урнаштырылган Raspberry Pi 3 микрокомпьютеры ярдәмендә эшли. Җайланмадагы камера һәм компьютер «күзе» ярдәмендә система янгынның кайда чыкканын абайлап ала. Ут чыккан урынның төгәл ноктасын команда үзәгендә GPS-навигация аркылы белеп була, – ди IT-лицейның мәгълүмати эш буенча директор урынбасары, проектның фәнни җитәкчесе Вадим Гуськов.

Хәзерге вакытта яшь уйлап табучылар беспилотникның корпусын ясау белән шөгыльләнә. Шулай ук алар аның батареясы турында да баш вата. Бер яктан караганда, ул куәтле, икенче яктан авырлыгы зур булмаска булырга тиеш. Чөнки беспилотник һавада җиңел генә хәрәкәт итәргә тиеш.

Әлеге җайланманы урман территориясе өстендә сынарга телиләр. Укучылар шушы проект белән “Сириус” белем бирү үзәге оештырган «Большие вызовы» белем бирү программасында, «Кулибины XXI века» олимпиадасында, Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни конференциядә катнашырга җыеналар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев