Логотип Идель
Бу – тема!

ИМТИХАН БИРӘ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Һәрбер кешенең тормышы имтиханнардан гына тора диярлек. Балалар бакчасы яшендә төрле курсларга йөргәндә, мәктәпкә кергәндәге сынаулар, ВПР һәм БДИлар, машина йөртү таныклыгына, эшкә урнашкандагы сөйләшү-экзаменнар, урнашкач – аттестация-курслар. Һәм башкалар, һәм башкалар.

Имтиханга әзерләнү, аны бирү процессы – бик зур стресс. Күпләр аңа иң соңгы моментта гына әзерләнә башлый – баш мие инде мәгълүмат күплегеннән арып, эшләүдән баш тарта. Артык иртә әзерләнә башлау да бик үк яхшы түгел – алдан барлык рухи көчләреңне сарыф итеп, имтиханга егәрең калмавы да бар. Ничек итеп имтиханнар җиңелрәк үтеп китсен өчен “Ялкын”нан биш киңәш.

1. Җәдвәл төзе!


Хәтерлисеңме, “Гарри Поттер”да Гермиона имтиханнар алдыннан үзе һәм дуслары өчен махсус җәдвәл төзи? Һәм, аның белдерүенчә “ул аларга хәтта һәр атна берәр ял көне дә калдыра”! Ә бер елда яшь тылсымчы кыз дусларына махсус көндәлекләр бүләк итә. Малайлар анда һәр көн саен үзләре алдагы тәүлекләрдә эшлисе эшләрен язып барырга тиеш булалар. Язылганны үтәмәсәң, көндәлек җырлап я такмаклап сиңа эшең турында искә төшереп торачак.

Бер дигән ысул бит бу, дустым! Син дә имтиханнарга кадәр көннәреңне барлап чыгарга онытма. Якынча сынауларга кирәк булачак мәгълүмат күләмен чамала да, әзерләнү җәдвәлен төзе. Монда иң мөһиме – арттырып ташламаска. Һәр кич саен 2-3 сәгать өстәмә әзерлек бик җиткән (әлбәттә, бу имтиханнарга кадәр калган вакыттан да тора). Ял итәргә, саф һавада йөрергә, дусларың белән күрешергә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт калдырырга онытма. Җәдвәл төзегәннән соң иң авыры, әлбәттә, аңа берсүзсез ияреп бару. Монысы инде, дустым, синең ихтыяр көченнән һәм максатчанлыгыңнан гына тора.

Сүз уңаеннан, берәр дустыңны үзең кебек үк эшләргә күндерә алсаң, җәдвәлгә иярү ансатрак булачак.

2. Әкият уйлап тап!


Машина йөртү таныклыгын алу өчен автомәктәптә укыганда безнең төркемдә бер кызык кына абзый укытты. Аның фикеренчә, ниндидер аеруча катлаулы әйберләрне истә калдырыр өчен, аларны әкияткә, я сиңа яхшы таныш булган образга, мәзәккә калыплаштырырга кирәк. Абзый үзенең тезисын шундук тасвирлап та күрсәтте. Машинаны бары тик сервиска кадәр генә алып барырга мөмкин булган төзексезлек очраклары була: фара эшләмәү, дворникларның эштән чыгуы, рульнең төзексез булуы. Остазыбыз боларны көчек баласы белән бәйле хикәя белән истә калдырырга тәкъдим итте. Һәм менә инде таныклык алганга ничә ел, ә бу хикәя һаман да хәтердә!

3. Мәгълүматны системалаштыр!


Зур, күләмле мәгълүмат дәрьясында батмый йөзү бик катлаулы. Әгәр син уйламый-нитми бөтенесен рәттән укып барып, хәтердә калдырырга уйлыйсың икән – ташла бу ахмак уеңны. Темалар, вакыйга, саннарны төркемнәргә берләштер, аларның кайсы төп, кайсы ярдәмче икәннәрен билгелә. Әзерлек процессында конспектлар-распечаткаларда төрле төстәге маркерлар белән тамгалар ясарга куркып торма. Бу методның тагын бер файдасы бар – мәгълүматны системалаштырганда син өстәмә кабатлыйсың, кайбер әйберләрне истә дә калдырасың.

4. Төрле чыганаклардан куллан!


Китап уку, китаптан өйрәнү, лекция-конспектлар актару бик файдалы, әлбәттә. Әмма кешеләр бит төрле була, мәгълүматны да алар төрлечә кабул итәләр. Әгәр укыганыңның бер җөмләсе дә исеңдә калмый икән – подкаст тыңла, YouTube кара (Катя Клэпны түгел, әлбәттә, ә тематик видеоларны), кирәкле музей, спектакльга бар, дусларың белән шул темага аралаш, фильм кара. Баш миеңә файдалы мәгълүматның оялавын син хәтта сизеп торырсың!

5. Күзеңә ышан!


Идеаль күз хәтеренә ия булучылар өчен – бонус: имтиханга ике-өч көн кала кулыңда булган барлык материалларны актарып чык. Бер җөмлә, бер сүзне дә төшереп калдырма, барысын да күз белән йөртеп чык. Булды! Имтиханда күзеңне йомуга барлык укып чыккан әйберләрең алдыңда яткандай булачак. Хәтта аларның битнең нинди җирендә урнашкан, нинди каралар белән язылганына кадәр исеңә төшәчәк. Мондый ысулның бердәнбер би-и-ик зур тискәре ягы – мәгълүматлары ничек тиз истә калган, шулай ук тиз онытылачак та. Киләчәктә аларның нибары 20-30%ы сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев