Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛЬШАТ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ: ГИТАРА ТОТЫП ТУГАН ЕГЕТ

Татарча каверлар яшьләрне җәлеп итәме? Инстаграм аккаунтында 7 меңгә якын язылучысы булган Илшат Гыйльметдинов бу сорауга «Әйе!» дип җавап бирә. Менә инде 4 ел буе ул популяр җырларга каверлар төшереп, аларны социаль челтәрләргә урнаштыра. Дуслары, шаяртып, «гитара тотып туган» диләр аның турында.  

– Илшат, иҗатка мәхәббәтең нәрсәдән башланды?

– Кечкенә чакта телевизорда гитарада уйнаучыларга кызыга идем. Үземне алар урынына куеп карап хыялландым. Аларга кул чабалар, таныйлар, минем дә шул артистлар кебек популяр буласым килде.

Ялгышмасам, синең каверлар яздыру белән мавыгуың Оксана Ильюпның «Гашыйк булдым, ахры» җырыннан башланды.

– Әйе, «Гашыйк булдым, ахры» каверын яздырып, «ВКонтакте»дагы битемә урнаштыргач, күпләр карады. Дуслар тагын яздырырга тәкъдим итте, күп комментарийлар килде. Миңа бу алга таба эшләргә һәм камилләшергә этәргеч бирде, тукталып калмадым.

– Альберт Нурминский җырларына яздырылган каверлар турында сөйлә әле.

– Аның җырлары яшьләр арасында киң таралу алгач, берничә кавер ясадым. Альберт Нурминский үзе  популяр булганлыктан, аның җырларына яздырылган каверларны да бик яхшы карадылар, социаль челтәрләрдә язылучыларым артты, күп кенә мактау сүзләре килә башлады.

– Кайсы башкаручыларның җырларына каверларың яхшырак килеп чыга?

– Рифат Зариповның җырларына каверлар башкарырга яратам, чөнки аның җырлары мәгънәле, эчтәлекле. Ул үзе гади кеше, шуңа тамашачы аны яратып кабул итә, мин дә шул гадилеге өчен хөрмәт итәм, җырларын яратам.

– Синең «Ялган сөю», «Ерактагы йолдызым», «Уен тәмам» җырлары яшьләр өчен иҗат ителгән. Шушы җырларыңда үзең кичергән хисләрне чагылдырдыңмы? Җырларыңны яздыруда ярдәм итүчеләр булдымы?

– Бу турыда күп сорадылар, тик дөресен әйтми идем... Әйе, «Ялган сөю» җырының нигезендә үзем кичергән хисләр ята. «Ерактагы йолдызым», «Уен тәмам» җырларын башка парларны күздә тотып яздым. Җырны берүзем язам, булышучылар юк. Җыр әзер булгач та, башкаларга тыңлатып, ничек булганын сорамыйм, туп-туры студиягә барам  да яздырам.

– Ә нигә соң башта дусларыңа, якын кешеләреңә тыңлатып, җырга карата фикерләрен сорамыйсың?  

– Беләсеңме, әгәр җыр чын күңелдән язылса, сүзләре мәгънәле булса, кеше тыңлый аны, ошата – мин шуңа таянып эш итәм. Мәсәлән, «Якын дуслар» җырын төркемдәш дусларыма тыңлаттым. Алар ошаттылар, яшьләр яратачак, диделәр. Аллаһка шөкер, фикер уртаклашырлык кешеләрем бар. Тик шулай да «кешенекен тыңла, үзеңнекен эшлә» мәкаленә таянып эш итәм.

– Бүгенге көндә иң соңгы җырың «Уен тәмам» дип атала. Җырлар язарга сине нәрсә илһамландыра?

– Җырларым, гитарада язылган көйләрем күп булса да, әлегә Интернет челтәрендә 4 кенә җырым яңгырый.  Аллаһ боерса, тиздән барысы да дөнья күрер.

Җырлар язарга тирә-юньдәге кешеләр, мәхәббәт, дуслар белән аралашу илһам бирә. Аннан килеп, авылым да зур иҗат чыганагы булып тора. Авылныкы бит мин, чын авыл егете!

– Киләчәккә планнарың ничек? Шушы шөгылеңне дәвам итәчәксеңме?

– Хәзерге вакытта Казан кооператив техникумында укыйм. Хыялым –  югары уку йортына керү. Иҗат минем өчен икенче урында тора, ләкин алга таба, тамашачы кабул итсә, җыр дөньясында да кайнарга ниятләп торам... Нинди генә юлны сайласам да, бу шөгылемне киләчәктә дә дәвам итәчәкмен.

Исеме: Илшат Гыйльметдинов

Кайдан: Саба районы Оет авылы

Туган көне: 2.03.2000

Укый: Казан кооперация техникумы

Кызыксына: баскетбол, турникта тартылу һәм күнегүләр эшләү.

Айлия ХАҖИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев