Логотип Идель
Бу – тема!

ИКИГАЙ: ТОРМЫШ ЯМЕН ТАБАРГА БУЛЫША ТОРГАН ЯПОН ТЕХНИКАСЫ ПРИНЦИПЛАРЫ

Кайвакыт без шулай «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконский сыман тормыш мәгънәсен эзләп изаланабыз. Бу язма – үз-үзендә казынырга яратучылар өчен. Тормыш ямен табарга булыша торган япон техникасы турында ишеткәнегез бармы? Ул икигай дип атала. Аның ярдәме белән үз-үзеңне аңлап, нәрсәгә дә булса карашыңны һәм максатларыңны үзгәртергә мөмкин. 

Икигай техникасы безнең эраның 794-1185 елларына туры килгән япон мәдәниятенең алтын чорында барлыкка килә. Ул яшәүдән канәгать булуга һәм үз тормышыңның мәгънәсен аңлауга юл күрсәтергә тиеш булган. Икигай вак-төякләргә дә шатланырга һәм гади әйберләрдән дә рәхәтлек табарга өйрәтә. Бу техниканы кулланучылар озак һәм бәхетле яши дип санала. Әлеге техниканың төп өлкәләрен белү тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итәчәк. Монда үз-үзеңә бирергә кирәкле берничә сорау бар:

1. Шөгыль:

Мин бу тормышта нәрсәне аеруча яратып башкарам?

Нинди шөгыль миңа күңелсезләнергә ирек бирми?

Әгәр дә бернинди дә эшем булмаса, мин көне буе нәрсә белән шөгыльләнә алыр идем?

Мин сәгатьләр буе нәрсә турында сөйләшә алам?

2. Миссия:

Нинди проблемалар миннән чишелеш таләп итә?

Мин бу дөньяда берәр нәрсәне үзгәртергә телимме?

Минем нинди кыйммәтләрем бар?

Проблемалар турында уйлаганда, аларны хәл итүнең оригиналь идеяләре башыма киләме?

3. Сәләт:

Минем нинди көчле якларым бар?

Нинди эш миңа ошый һәм минем өчен кыенлыклар тудырмый?

Мин нинди өлкәдә уңышка ирешә алыр идем?

Ул өлкәдә үсәр өчен минем белемнәрем бармы?

4. Һөнәр:

Минем хәзерге керем чыганакларым нинди?

Мин башка нәрсә белән шөгыльләнә аламмы һәм, гомумән, моны телимме?

Мин күбрәк акча эшләү өчен нинди белем һәм күнекмәләр куллана алам?

ИКИГАЙ ТЕХНИКАСЫНЫҢ ПРИНЦИПЛАРЫ:

Техниканың төп сорауларына җавап биреп, кул кушырып утырсаң, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Икигай гади гамәлләр аша үз-үзеңне камилләштерүне күздә тота:

1. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар. Японнар үзләренең озын гомерлелеге белән таныла. Алар дөрес туклана һәм спорт белән шөгыльләнә. Йокы режимы турында да онытмый.

2. Стрессны бетер. Икигай техникасы тормыш ритмын акрынайтырга, бар нәрсәгә тыныч һәм ашыкмыйча карарга тәкъдим итә. Стресс психик һәм физик авыруларга китерә, шуңа күрә сине борчый торган хәлдән ничек сакланырга икәнен уйлап кара.

3. Тере аралашуны сайла. Онлайн түгел, ә чын дөньяда дуслар белән очрашу тормышны яктыртачак.

4. Ешрак елмай. Гаҗәп, ләкин факт: елмаю иммунитетны яхшырта. Өстәвенә, ул дөньяга ачык булуыңны да күрсәтә, уңай эмоцияләр уята.

5. Табигатьтә вакыт үткәр. Японнар урман ванналары кабул итәргә һәм табигать белән бәйләнешне ныгытырга киңәш итә. Паркларда йөрү дә бик яхшы ял бирә, баш миен чистарта һәм тәнне яшәртә.

6. Оптимист бул. Яхшылыкка игътибарны юнәлтү стрессны киметергә ярдәм итәчәк һәм хәтта иң караңгы көннәрне дә бераз яктыртачак. Хәзерге вакытта булган һәрнәрсәңә дә рәхмәт әйтү бик яхшы техника булып санала.

7. Чынбарлык белән яшә. Киләчәктән курку яки күптән булган әйберләр өчен үкенү бәхетле булырга комачаулый. Үткәнне үзгәртеп, ә киләчәкне алдан белеп булмый, шуңа күрә бу турыда борчылуның мәгънәсе юк. Монда һәм хәзер яшә.

8. Хыялларыңны максатка әйләндер. Очып йөрү, әлбәттә, рәхәт, әмма тормышка ашмастай хыяллар хәзерге көнне катлауландыра. Үзеңнең кайсы идеяләреңне хәзер үк тормышка ашыра аласың, шуларга игътибар ит.

9. Вак-төяккә шатлан. Күңел тынычлыгын тәмле чәй эчеп яисә музыка тыңлап та кайтарырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне сөендерә торган гади рәхәтлекләр тап. Үз-үзеңдә казынудан тукта!

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев