Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ МАТУРЫ КЕМ?

Урысларда «Красота – в глазах смотрящего» дигән гыйбарә яши. Ләкин, ни дисәң дә, төрле илләрдә матурлыкка төрлечә карыйлар бит. Әлбәттә, гомум кабул ителгән Голливуд стандартлары, зур иреннәр, киң кашлар, 90-60-90 параметрлары хәзер дә идеаль матурлык санала. Тик...

Һиндстан


Һиндстанда боди-арт, ягъни тәннәренә рәсем ясаган кызлар матур санала. Кинолардан күргәнең бардыр инде. Бәйрәмнәр вакытында, кияүгә чыкканда, кызлар кул-аякларына хна ярдәменда вакытлы тату ясыйлар. Тәнгә рәсем ясау берничә сәгать дәвам итәргә мөмкин икән.

Япония


Реклама безгә нәрсә ди? «Тешләрегез энҗе кебек төзелеп тормаса, күзне камаштырырлык ак булмаса, матур булмыйсыз». Күпчелек реклама безне тешләребезне агартырга, тигезләтергә өнди. Ә менә Япониядә кәкре тешләр модада икән. Бу күренеш «яэба», ягъни «дөрес булмаган формадагы теш» дип атала. Егетләр һәм абыйлар кәкре тешләр яшьлек белән ассоциацияләнә икән аларда.

Мьянма




Төньяк Таиландта озын муен – матурлык билгесе. Кечкенәдән кызларның муеннарына тимердән ясалган түгәрәкләр киертеп муеннарын озынайталар. Тимер түгәрәкләр күбрәк булган саен, муен озыная, имеш. Асылда, гел басым астында торып, җилкә генә төшә, ә муен урынында кала икән. Шуңа күрә, читтән караганда, ул кызлар бераз гына... сәер тоелалар.

Яңа Зеландия




Яңа Зеландия кабиләләрендә яшәүче ир кешеләр йөзләренә «та моко» ягъни тату ясаталар. Бу – матурлык үрнәге һәм, шуңа өстәп, ир малайның чын ир кеше булу билгесе икән. Ир кешенең статусы зуррак булган саен, тату да кәттәрәк.

Мавритания




Матур кеше ябык булырга тиеш. Кем әйтте? Кайда язылган бу кагыйдә? Килешмим! Менә Мавритания кызлары да мине хупларлар иде. Чөнки аларда матур кеше зур булырга тиеш принцибыннан чыгып яшиләр. Алай гына да түгел, кызларны кечкенәдән махсус «ферма»ларга тәрбиягә бирәләр һәм көненә 16000 калорийга кадәр ризык ашаталар. Барысы да кызлар таза булып үссен өчен эшләнә. Ләкин, кызганыч ки, балаларның сәламәтлеге турында еш оныталар. Нәтиҗәдә: диабет, гипертония, йөрәк авырулы туташлар үсеп җитә. Хммм, болай ук кыланырга кирәкмидер инде. Чамасын белеп кенә ашыйк, кызлар.

Кения


Казан урамында «тунель»ле кешеләрне күрергә туры килә инде хәзер. Аптырап калдыңмы?! «Тунель» – колак яфрагына урнаштырылган махсус түгәрәкләр. Күргәнең бар инде. Шулай булуын төгәл беләм. Менә Кениядә дә шундыйрак мода. Тик анда «тунель» ясап кына калмыйлар, махсус рәвештә колак яфракларын тарттыралар һәм шунда төрле бизәнү әйберләре асып йөриләр.

Эфиопия




Бу хакта ишеткәнең дә бардыр инде, бәлки. Эфиопиядә кызлар иреннәренә махсус түгәрәкләр «киеп» йөриләр. Бу хатын-кызларның статусын билгеләү өчен эшләнә.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев