Логотип Идель
Бу – тема!

ГЕРМИОНА ҺӘМ ГАРРИ ПОТТЕР БЕРГӘ: ФАНФИКЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ!

«Слеш», «пов», «канон» сүзләрен еш ишетәсезме? Димәк, сезнең әйләнә-тирәдә кемдер фанфиклар белән кызыксына!

Нәрсә ул фанфик?

Фанфик сүзе (fan fiction) – «фанатлар прозасы» инглизчә калькадан килеп чыккан. Асылда, бу инде танылган әсәр геройлары: аниме, фильм, китап, сериал, уеннарга нигезләнеп язылган тарих. Әмма кайбер фанфикларның нигезендә оригиналь, элек беркайда да телгә алынмаган персонажлар ята. Мондый тарихларның исеме – «ориджинал».

Шулай ук реаль тормышта булган кешеләр турында да фанфиклар очратырга мөмкин. Мәсәлән, Леди Гага, Александр Пушкин һәм борынгы фәлсәфәчеләр турында интернетта меңнәрчә фанфик бар!

Фанфик мәхәббәте:

Күп кенә фанфиклар сюжетында мәхәббәт сызыгына зур игътибар бирелә. Әлеге күренеш «пейринг» дип атала. Фанфик авторларының фантазиясе киң: алар Гарри Поттер белән Гермионаны да, Драко Малфойны да парлаштыралар. Кыскасы, пейринг мөмкин түгел әйберләрне чынга ашыра.

Әмма фанфиклар барысы да романтикага багышланган, дип уйлый күрмәгез тагын. Биредә мәхәббәткә кагылмаган тарихлар да бар! Мәхәббәт линиясе үзенә артык күп игътибар җәлеп итмәгән фанфикларны джен (general audience) дип атыйлар.

Фанфиклар бүленеше:

Фанфиклар күләме буенча да бүленәләр: мини, миди, макси, драббл – кыска гына бер өзек, берәр сценаны тасвирлау.

Фанфикларның яшь чикләүләре:

G – фанфикны һәркем укый ала;

PG – 12 яшь тулмаган балаларга әлеге фанфикларны ата-ана рөхсәте белән укырга киңәш ителә;

PG-13 – 13 яшьлек балалар ата-аналар рөхсәтеннән генә укый ала;

R (restricted) – бу фанфиклар катгый 16+;

NC-17 һәм NC-21 – (балалар өчен түгел), мондый фанфикларны 17 һәм 21 яшькә кадәр укырга ярамый.

Фанфик яки оригинал?

Фанфикларның кайбер авторлары үзенчәлекле әсәрнең канун-принципларына таяналар. Алар фанфикларда персонажларның тарихларын кабатлый, геройларга алар өчен максималь ихтимал булган вазгыятьләр уйлап чыгара. Мондый тарих исемнәре не-AU (alternative universe түгел) дигән исем йөртә.

Башка авторлар танылган персонажларның йөз-кыяфәтенә сизелерлек үзгәрешләр кертә, үз-үзен тоту манераларын бераз үзгәртә. Андый фанфиклар AU (alternative universe) һәм OOC (out of character) дип атала.

Фанфикларны кайда укырга була?

Россиядә фанфиклар өчен бик күп платформалар бар. Мәсәлән, «Фанфиклар китабы» (Ficbook) һәм Wattpad. Кайбер авторлар уйлап чыгарылган тарихлар өчен социаль челтәрләрдә махсус аккаунтлар ясый, иҗатлары белән шунда бүлешә.

Әгәр дә балам фанфиклар белән кызыксынса?

Психологлар фикеренчә, беренчедән, баланың мавыгуына карата ихласлык һәм хөрмәт күрсәтү кирәк. Башта баладан фанфиклары турында сораштырыгыз: «Синең фанфиклар нинди темаларга багышланган?», «Ниләр турында язасың?», «Әсәреңдә төп герой кем?», «Ни өчен син нәкъ менә бу темага яза башладың?»

Шулай ук, публикацияләр белән ярдәм кирәк булырга мөмкин. Әгәр шулай булса, бу хакта да турыдан-туры сорагыз. Балагызны үз хис-тойгыларыгыз турында сөйләтегез, ул сезгә үзе язган иҗатын күрсәтсен, укытсын. Язу – ул иҗади психотерапия.

Мәкалә авторыннан upd: фанфиклар фантазияле һәм креатив шөгыль булса да, чама хисе турында онытмаска кирәк! Әгәр дә уйлап табылган әйберләргә генә игътибар итеп яшәсәң, реаль тормыш «төсен» югалтырга мөмкин:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев