Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЛЛӘРНЕ... БӘЙРӘМ БЕЛӘН!

Көзнең соңгы көнендә бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Нинди ул дисеңме? Әлбәттә инде Бөтендөнья филләр көне! Ник шаккаттыгыз? Андый бәйрәм чыннан да бар! Ә Россиядә аны 2008 елдан бирле билгеләп узалар. Әлеге җан ияләренең елдан-ел кимүгә таба барулары иң беренче чиратта экологларны чаң кагырга мәҗбүр иткән.

  Филләр турында кызыклы фактлар:


-      Коры җирдә яшәүче хайваннардан филләр иң зурысы;


-      Һиндстан һәм Африка филләре югалып баручы төрләргә карый, шуңа алар Кызыл китапка кертелгән;


-      Фил сөякләрен сату 1989 елдан бирле тыелган;


-      Яңа туган фил 100-120 кило авырлыкта була;


-      Фил үз баласын 22 ай карнында йөртә


-      Филләр үзара бик дус һәм тату яши, бер-берсенә ярдәм итә, авырый торган яки үлем хәлендә булган “кардәшләренә” һәрчак “ярдәм кулы сузарга” әзер тора;


-      Филләрнең баш миләре генә дә 5 кило авырлыкта була;


-      Филләр көненә 20 сәгать вакытларын ризык эзләүгә багышлый;


-      Калган вакытларын йоклап уздыралар;


-      Филләр борыннары белән 7,5 литр су тотып тора алалар.



Әле ярый фил булып тумаганбыз, дип шатланырга гына кала, әйеме, дуслар? 20 сәгать ашап, 4 сәгать йоклап яшәсәк, бик үк күңелле булмас иде шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев