Логотип Идель
Бу – тема!

ФИКЕР ТӘҖРИБӘЛӘРЕ: ФӘЛСӘФИ ЗОМБИ БЕЛӘН ШРӨДИНГЕР МӘЧЕСЕ ОЧРАШСА

Кайвакыт теорияне төзер яки гипотезаны дәлилләр өчен чынбарлыкта үткәрелә торган экспериментлар гына җитми. Андый очракларда галимнәргә иң куәтле компьютер һәм иң шәп видеокарта ярдәмгә килә. Әйе, без баш миенә мөрәҗәгать итәбез. Фикер һәм хыял дөньясына бар да сыя ала бит.

Фәлсәфәдә һәм кайбер табигый фәннәрдә кулланыла торган фикер тәҗрибәләре чынбарлыкта чын объектлар белән башкарып булмый торган, ләкин хыялда гамәлгә ашырылган ситуацияне, аның барышындагы логиканы һәм мөмкин булган вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирә.

Иң атаклы һәм шаккаттыргыч фикер тәҗрибәләре белән танышыйк.

Шрөдингер мәчесе

Дисклеймер: Шрөдингермы, Шредингер яки Шрёдингермы – бу бәхәсле мәсьәлә, татар теле кагыйдәләре буенча Шрёдингер дип язу дөресрәк, Шрөдингер вариантын куллану акыллырак.

Физик Эрвин Шрөдингер мәчеләрне гомерендә бер тапкыр да рәнҗетмәгәндер дип ышаныйк, әмма фикер тәҗрибәсендә ул гаять каршылыклы гамәл «кыла». Күз алдына китерегез: корычтан эшләнгән герметик камерага мәче һәм «тәмуг машинасы» кертеп утыртыла. Мәче бу «машина»га тия алмый. Гейгер санагычы эчендә әз генә күләмдә радиоактив матдә урнаштырыла. Аның күләме шулкадәр аз, сәгать эчендә бер генә атом таркала ала (таркалмаска да мөмкин). Әгәр дә бу процесс башкарыла икән, чагыштыру торбасы бушана, һәм чүкечне төшерүче реле хәрәкәткә килеп, чүкеч ярдәмендә синиль кислотасы колбасын вата.

Бу системаны бер сәгатькә калдырып торсак, бу сәгать үткәнче атом таркалмаса, мәче исән дип әйтә алабыз. Атомның беренче таркалуы ук аны агулар иде. «Бу системаны дулкын функциясе ярдәмендә тасвирларга алынсак, анда исән дә, үле дә мәченең бер үк пропорциядә кушылган булуын күрер идек», – ди Шрөдингер үзе.

Кыскасы, билгеле бер моментта мәче исән дә, үле дә булырга тиеш. Әмма табигатьтә андый халәт була алмый. Система кайсыдыр мизгелдә ике халәтнең кушылмасы (суперпозиция) булудан туктарга тиеш.

Шрөдингерның бу уйланулары һәм абсурд аша катлаулы мәсьәләне аңлатырга омтылуы фән өчен бик кыйммәтле нәрсә. Ул квант механикасына нигез салучыларның берсе, ә аның фундаменталь принципларының берсе – суперпозиция мәсләге, ягъни төрле халәтләрнең бер үк вакытта күзәтелә алуы.

Гыйлемдә бу хакта видео кара 

Кытай бүлмәсе

«Әйдәгез, сез әле белмәгән бер телне алыйк. Мәсәлән, минем өчен бу кытай теле булыр. Кытайча язылган текстны мин ниндидер мәзәк сызыклардан торган бер рәсем кебек кенә күрәм. Ә хәзер күз алдына китерик: имеш, мине кытай иероглифлары салынган кәрҗиннәр куелган бүлмәгә керттеләр ди. Әйтик, миңа кытай теле тамгаларының дөрес кушылмалары китерелгән татарча дәреслек тоттырдылар ди, ләкин бу дәреслектәге кагыйдәләрне кулланыр өчен тамгаларның кыяфәтен белү дә җитә, мәгънәсен аңлау кирәкми, ди. Мисалга, бер кагыйдә мондый булырга мөмкин: «Беренче кәрҗиннән фәлән төрле иероглифны алыгыз һәм аны икенче кәрҗиндәге «фәлән» төрле иероглиф янына куегыз».

Фәлсәфәче Джон Сёрл тәкъдим иткән фикер тәҗрибәсенең тасвирламасы шулай башлана. Аның мәгънәсе шунда: формаль кагыйдәләрне белеп, иероглифларны системалаштырганда, ул кытай телен өйрәнә, аның мәгънәсенә төшенә аламы? Ә гомумиләштерсәк, ясалма интеллект кайчан да булса табигый интеллект белән тиңләшеп, үзен чикләгән формаль өйрәнү системасы кысаларыннан чыга алачакмы? Фикер тәҗрибәсенең җавабы – юк.

Фәлсәфи зомби

Австралиядә туган фәлсәфәче Дэвид Чалмерс уйланырга чакыра: кыяфәте һәм тотышы белән тулысынча кешене хәтерләткән җан иясе бар ди, әмма аның аң тәҗрибәсе һәм субъектив менталь халәтләре юк. Ул кеше сыман эш итә, ләкин, мәсәлән, кайнарга тисә, кулын тартып ала, әмма авырту сизми. Бу – фәлсәфи зомби. Физик тасвирламасы белән тулысынча кеше затына туры килгән бу зат кеше дип аталамы?

Чынлыкта бу фикер тәҗрибәсендә бик мөһим сорау күтәрелә. Без «Ялкын» битләрендә дә төрле хис-халәтләрнең биохимик реакция нәтиҗәсе булуы турында әйтәбез бит. Әгәр кеше – баш мие дигән компьютерда барган исәпләүләрнең һәм биохимия процессларының җыелмасы булса, Чалмерс тасвирлаган «зомби» белән чын кеше арасында нинди аерма бар? Без бар нәрсәне матди фән күзлегеннән аңлата алабыз, ләкин әлеге дә баягы «җан» һәм рухи өлкә белән ничек эш итәргә кирәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев