Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СӘЛКЕШЕ» НАРИМАН: «КИРӘК» ДИП КЕНӘ АЛАЙ БУЛДЫРЫП БУЛМЫЙ»

Исеме: Нариман Вилданов

Туган көне: 05.08.2006

Туган җире: Әлмәт шәһәре

Яши: Казан

Укый: «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 8 «Е» сыйныфында

Инстаграм аккаунты: @nariman.vildan_

«Сәләт» оешмасы беркөнне «Сәмрух» премияләрен таратты. «Ел сәлкеше» номинациясендә әлеге премиягә 8 сыйныф укучысы Нариман Вилданов лаек булды. Нариман ничә сум премия алган? Аны нәрсәгә тотачак? Премияне алу өчен ул нәрсәләр эшләгән? Үзеннән сораштык.

– Нариман, җиңгәнеңне белгәч, нинди хисләр кичердең?

– Җиңүченең кем икәнен, без – финалистлар сәхнәгә чыгып баскач гына әйттеләр. Җиңгәнемне белгәч бик шатландым, әле ул хисләр тамашачыга да тарала. Башта җиңгәнемә ышанып бетмәгән идем. Хәзер моны кабул иттем: ел дәвамында эшләнгән эшләр нәтиҗәсе икәнен аңлыйм.

«Ел сәлкеше» булу ниләр эшләргә кирәк?

Сәлкеш тирә-яктагы кешеләргә импульс җибәрә. Аның табигате шундый. «Кирәк», «тиеш» дип кенә алай булдырып булмый.

– Әлеге бәйгегә ничек әзерләндең?

– Әзерлек ел дәвамында барды. Төрле интеллектуаль, спорт, сәнгать, күңел ачу чараларында, фән олимпиадаларында, «Сәләт» проектларында актив катнаштым.

Нинди бүләкләр бирделәр? Ничә сум премия алдың?

–  Бүләкләр бик кыйммәтле булды. Инглиз теле курсларында уку мөмкинлеге, татар театрларына чакыру билетлары, чүлмәк ясау остаханәсенә чакыру hәм акчалата премия тапшырылды. Күләме - 50 мең сум.

Ул премияне нәрсәгә тотарга җыенасың?

Премияне белем арттыруга, укуга тотачакмын.

Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

Быел баян буенча сәнгать мәктәбен тәмамлыйм, кызыл диплом аласым килә. Каратэ буенча «кара» билбауга кандидат мин, Россия чемпионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин