Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКСТЕРНАТ БЕЛЕМ АЛУ: УКУНЫ НИЧЕК ТИЗРӘК ТӘМАМЛАРГА?

Замана яңалыклары һәр өлкәне үзенчәлекләр белән баетып тора, шул исәптән белем бирү системасын да читләтеп үтми. Сезне бүгенге көндә киң таралган уку төре – экстернат уку белән таныштырып китәм. Язмам бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль булыр.

Экстернат –  гаиләдә уку яисә уку материалын мөстәкыйль үзләштерү белән үрелеп бара. Болай белем алганда, укучы бирелгән материалны үзе үзләштерә һәм барлык имтиханнарны тапшыра. Экстернатның төп үзенчәлеге шунда: экстерн (экстернат укучы кеше), мәктәпкә, югары уку йортына йөреп укучылар белән чагыштырганда, стандарт уку программасын ике тапкырга тизрәк үзләштерә.

Тарихка күз салсак, мондый белем алу төре совет заманында киң кулланылган. Чөнки ул вакытта укучыларның күп вакыты завод-фабрикаларда узган һәм укуга вакыт аз калган. Күпчелек бала шул рәвешле сигезьеллык укуны тәмамлаган, ә мәктәпкә бары имтиханнарны тапшыру өчен генә килгән.

Экстерн уку кемгә туры килә? Әгәр син – студент һәм кайсы өлкәдә үсеш алырга теләгәнеңне төгәл билгеләгәнсең икән, бу юл сиңа уңайлы булыр. Экстерн укып син тиз арада дипломыңны алачаксың һәм нәтиҗәдә хыялланган һөнәрең белән тизрәк шөгыльләнә башлаячаксың. Әгәр син – мәктәп укучысы һәм бирелгән материалны ике тапкыр тизрәк үзләштерергә сәләтле икән – бу синең өчен. Шулай ук экстерн уку сәламәтлеге чикле кешеләргә, яисә башка ниндидер сәбәпләр белән даими рәвештә дәресләргә йөри алмаучылар өчен кулай.

Статистика буенча, экстернатка барлык студентларның 30%ы күчә. Әмма әлеге адымга алар икенче, өченче курсларда булганда гына батырчылык итәләр.

Экстерн укучылар дәресләргә, лекцияләргә йөрмиләр, әмма теләкләре булганда килә алалар. Ә имтиханнарны алар башка укучылар кебек үк тапшырырга бурычлы.

Экстерн укуны берничә төрле формада алып барырга мөмкин (мәктәп укучылары өчен).

Мөстәкыйль яки әти-әниләр белән. Балага индивидуаль  уку планы төзелә, ә китапларны мәктәп китапханәсеннән алырга мөмкин.

Репетиторлар белән. Алар белән дистанцион яки офлайн шөгыльләнергә була.

Махсус программа буенча онлайн мәктәптә. Укучылар онлайн форматта үзләренә уңайлы график буенча укыйлар, тикшерү һәм контроль эшләрен язалар.

Ә экстерн студентлар шулай ук мөстәкыйль шөгыльләнәләр. Лекцияләргә йөрү мәҗбүри түгел, имтиханнар студентка уңайлы вакытка куела. Зачётлар һәм имтиханнар индивидуаль график буенча тапшырыла. Уку программасы  тулы күләмдә бирелә, бары тик вакыт аралыгы кыскарак.

Уйлап карасаң, бер елда ике еллык материалны үзләштерү башка сыймаслык хәл кебек! Әмма дустым Иван Баландин үз үрнәгендә моның киресен исбатлый:

– Өченче сыйныфта укыганда дәресләрдәге материалның үзем өчен бик җиңел икәнен аңладым. Мәктәптә күңелсез булгач, төрле сәбәпләр табып өйдә кала башладым. Әнием моны сизеп алып, сыйныф җитәкчемә хәбәр итте. Һәм укытучым экстерн укып, бишенче сыйныфка күчү мөмкинчелеге барлыгын әйтте. Мин риза булдым һәм әзерлек башланды. Иң элек төрле психологик тестлар үттем, аннары өченче сыйныфта укыган дәвердә үк мөстәкыйль рәвештә дүртенче сыйныф белемнәрен дә үзләштерә башладым. Җәй көне һәр фәннән контроль эшләрен эшләдем һәм сентябрьдән бишенче сыйныфта укый башладым. Бу адымга барыр алдыннан хәйран борчылган булсам да, уйлаганны башкарып чыктым. Миңа экстерн уку ни бирде дигәндә – өстәмә вакыт, чөнки беренче курсны тәмамлаганда миңа әле унсигез тулган гына булачак.

Экстернат укырга хыялланучыларга нинди киңәшләр бирер идең дигәч, «Бер нәрсәдән курыкмагыз, әмма үзегезгә артыгын ышанып та китмәгез», – ди ул.

Барлык эзләнүләрдән соң, экстерн укучыда булырга тиеш дип тапкан төп сыйфатлар:

1. Мөстәкыйльлек. Бар эш синең җилкәләреңә йөкләнә, аны синең өчен беркем башкармаячак.

2. Дисциплина. Мәктәптә укытучылар күпчелек очракта синең укуыңны үз контроленә алсалар, монда алай булмый. Шулай ук белешмәләр, уку әдәбияты белән мөстәкыйль эшли белү мөһим.

3. Сабырлык. Кайвакыт авыр темаларны аңлау өчен шактый вакыт сарыф итәргә әзер булырга кирәк.

4. Максатчанлык. Бу уку төренең сиңа ни өчен кирәк булганын төгәл белмәсәң, ахыргы нокта – диплом алуга барып җитүең икеле.

5. Тайм-менеджмент. Вакытыңны дөрес бүлә бел.

Экстернат уку өстәмә җаваплылыкны таләп итә, барлык уку процессларын син үзең көйләп, хәл итеп барырга тиеш буласың. Әмма шул ук вакытта ул күп мөмкинлекләргә юл ача. Син үзең өчен мөһим санаган әйберләргә күбрәк вакыт сарыф итә алачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев