Логотип Идель
Бу – тема!

ДАРТ ВЕЙДЕРНЫ НИЧӘ МЕҢГӘ КЫЙНАРГА МӨМКИН?

БИРЕМ

2 апрель көнне Ярославль кафеларының берсендә узган туган көн бәйрәме бик тә күңелсез тәмамлана. Бәйрәм нәтиҗәсе – Дарт Вейдер (“Звездные войны” сагасының каһарманы) костюмына киенгән аниматор тән җәрәхәтләре белән табибларга мөрәҗәгать итә. Шулай ук бәйрәмдәге ир-атларның берсенә дә шактый “эләккән”. Мәгълүматлар бик икеле – ата-аналар аниматордан ташлама сораган, имеш, балалар аниматорның реквизитын урлаган, имеш, аниматор үзен тиешенчә тотмаган, имеш.

СОРАУ

Ярославльдәге вакыйгада дөреслек кайда һәм аниматор һөнәре тагын нинди көтелмәгәнлекләр алып килергә мөмкин – бергәләп ачыклыйк. Барлык катнашучылар да канәгать калырлык итеп туган көнне ничек билгеләп үтәргә?

ЧИШЕЛЕШ

Сәлам, дустым, минем исемем Тимур һәм мин аниматор. Юк, бу мульфильмнар төшерүче яки рәсемнәр ясаучы түгел. Мин синең туган көнеңдә яхшы кәеф һәм күтәренке рух хөкем сөрсен өчен бар шартларны да булдыручы. Әйе, әйе, Человек-паук яки Капитан Америка – ул мин. Юк, аниматорлыкка беркайда да укытмыйлар, белемем буенча мин гомумән менеджер-икътисадчы.

6 ел элек шәһәр арты ял базаларының берсендә аниматорларның эшләгәннәрен күзәтергә туры килде. Һәрвакыт шат күңелле, актив, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыльләр уйлап таба торган бу затлар миңа бик ошады. Минем үземнең дә чын яхшы кәеф патшасы булып китәсем килде! Ул вакытта эшләгән төп эш урыныннан киттем дә аниматорлык дөньясына чумдым. Гади аниматор, өлкән аниматор булып эшләдем, соңрак үз агентлыгымны ачарга булдым.

Туганнар башта минем яңа шөгылемә сәерсенебрәк карадылар, бераздан күнегә төштеләр, ә хәзер исә гомумән кайбер чаралар вакытында булышалар да хәтта. Дуслар исә шатландылар гына, шулай булмыйни, суперкаһарман дусты булырга кем шат булмас!

Костюмнарыбыз гел сатып алынган гына түгел, бер өлешен үзебез ясыйбыз-тегәбез. Программаларыбыз, сценарийларыбыз исә тулысынча үзебезнеке, шәхси иҗат җимешләре. Минем яраткан каһарман ул – инде аңлагансыздыр – Человек-паук. Гомумән, уйнаган каһарманнар турында мультфильмнар карарга, алар турындагы яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышабыз. Яхшы, бирелеп эшләүче аниматорның заказлары һәрвакыт тулып тора, ә бу турыдан-туры яхшы керемгә китерә.

Аниматорлык эшендә кызыклы хәлләр даими булып тора. Әйтик узган елны клиентыбыз адресны дөрес күрсәтмәгән. Килеп кердек фатирга, ә анда... барысы да бик аптырадылар, чөнки туган көне үткәреләсе кыз Хелло Киттины көткән, ә монда аңа Черепашка Ниндзяны тәкъдим итәргә җыеналар. Билгеле инде, моны без балага белгертми генә ачыкладык. Көлештек, аңлаштык, кирәкле адресыбызны таптык. Өстәвенә яңа клиентыбыз да өстәлде.

Яраткан каһарманнар, дидем, яратмаганнарын әйтергә онытканмын бит. Иң сөймәгән образ – Дарт Вейдер. Әмма яңа гына булган күңелсез вакыйга аркасында түгел – аның костюмы бик катлаулы.

Ярославльдә кыйналган аниматор турында ишетмәдем, ләкин монда кызуланып нидер әйтү ярамас. Хәлнең нечкәлекләрен белергә кирәк башта, һичшиксез. Минем тәҗрибәмдә охшаган хәлләр булганы бар. Ләкин алар артык актив, бераз тәртипсезрәк балалар белән бәйле. Бер бәйрәм вакытында малайлар минем белән артык актив “дуслаша” – миңа суга башладылар (Черепашка Ниндзя образында идем). Балалар бит инде, нишлисең, дип карарга ярамый – бер кисәттем, икенче. Өченче тапкыр кабатлангач, саубуллашып чыгып киттем. Ата-аналар хәлне аңлады, гафу үтенде. Алга таба бу балалар белән берничә тапкыр күрешергә туры килде, ләкин башка мондый күңелсезлекләр кабатланмады. Бездә күңелсезлекләр шактый сирәк була – без һәрберсе белән дустанә аралашырга тырышабыз. Уңышыбыз сере дә шундадыр, дип уйлыйм.

ҖАВАП

Бәйрәм күңелле үтсен дисәң, “Калейдоскоп Праздников” агентлыгы җитәкчесе, аниматоры Тимур Җәббаров киңәшләренә колак сал:

Аниматорны шаулап, гөрләп каршы алырга кирәкми. Юк, без дә сезне күрергә бик шат, тик балаларның безнең килүне сизмәве хәерле.
Аниматорга әзерләнү өчен бирелгән бүлмә чиста булсын иде – пычранган, тузанга баткан Человек-паук кемне коткара алсын инде, йә?
Бәйрәм торты – әһәмиятле момент. Ул натураль (крем яки җиләк-җимешле), мастика кулланылусыз булсын өчен тырышыгыз.

Торттагы шәмнәр – аеруча игътибар сорый торган мәсьәлә. Балалар чыр-чу, тик утырмый, шуңа күрә әллә ниткән фейерверклы, шарт-шорт килә торган шәмнәр алырга тырышмагыз – янгын чыгу куркынычы бар бит. Гап-гади, классик шәмнәр – бер дигән вариант.

Әгәр балалар күп, артык актив һәм шау-шулы, ә сез аниматорга ярдәм итәргә, реквизитны тотып торырга теләмисез икән, ике аниматор яллагыз – күңелле ял акчадан кадерле. Өстәвенә әле мондый очракта агентлыклар ташламалар да тәкъдим итә.
Хулиганрак, тәртипсез балалар – бу проблема. Моны дәшми калып, яки ачыктан-ачык конфликтка барып хәл итәргә ярамый. Иң яхшысы – балаларны кисәтергә, ата-аналарны кисәтергә, булышмый икән – бәйрәмне туктатып, чыгып китергә.

НӘТИҖӘ

Казанда аниматорларның хезмәт хакы бик төрлечә – аена 15 000 сум да булырга, 40 000 һәм аннан да күбрәккә җитәргә мөмкин.

Башкала буйлап аниматорның бер сәгатьлек эше 1500-1700 сум (каһарманга карап), мавыктыргыч-белем бирү программалары 7000-8000 тора. Бәйрәм үткәрүне тулысынча агентлыкка тапшыру бәясе – килешүгә карап, 20 дә, 30 мең дә, күпкә күбрәк тә булырга мөмкин.

Иң популяр геройлар: “Щенячий патруль” көчекләре, Фиксиклар, Маша һәм Аю, Человек-паук, Тор, Черепашки Ниндзя, Хелло Китти, Винкс принцессалары.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев