Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ТУКЛАНАСЫҢМЫ, СТУДЕНТ?

1 курс студентларның ияләшү, шаккату, яңа ачышлар ясау чоры – сентябрь узып бара. Шушы вакыт эчендә ниләр генә булмагандыр, әйеме? Әмма “уку” “дөнья” дип чабып, бер нәрсәне онытмаска кирәк. АШАУНЫ, әлбәттә! Әй син нәрсә дип уйладың? ??


Студент еллары кешенең тормышын баштанаяк үзгәртә дә куя, бигрәк тә ул әти-әнисеннән еракка укырга китсә.Төрледән-төрле вакыйгалар, лекция, экзаменнар – шушы тыгыз графикта дөрес туклану турында уйлап ятарга вакыт кала димени инде?! Әмма шушы эшләрнең сыйфаты синең нәрсә ашавыңа бәйле бит. Шуңа күрә иң беренче эш итеп, дөрес тукланабыз, аннан инде калган мәсьәләләрне кайгыртабыз.

Лидс университеты галимнәре студентлар өчен дөрес туклануның 5 төп кагыйдәсен билгеләгәннәр:


1. Фаст-фуд турында зинһар оныт. Студентларның күпчелеге әлеге “капкын”га эләгә. Ә нәрсә? Бәяләр артык кыйбат түгел, тәмле... ник ашмаска ди? Тик бу рәвешле туклану үзен бик тиз сиздерә башлый: сәламәтлек бозыла, кеше тиз арый башлый һәм авырлык арта.

2. Су эчү. Дөнья мәшәкатьләренә чумган студент җитәрлек күләмдә су да эчәргә кирәклеге турында уйлап утырамы инде, йә? Тик организмыбыз белән араларны бозмас өчен суның җитәрлек күләмдә булуы бик мөһим. Күп очракта хәлсезлекнең сәбәбе булып су җитмәү тора. Бер нәрсәне онытма: кока-кола, кофе һ.б.шуның ише эчемлекләр су түгел! Су ул СУ! ;-)

3. Көн дә җилек-җимеш һәм яшелчә ашау. Мисал өчен бананда нерв системасы өчен кирәкле калий һәм В витамины бик күп, алма С витамины һәм клетчаткага бай. Теләсә кайсы җиләк-җимеш тамак ялгап алу өчен менә дигән нәрсә. Сосискалы булки ашау түгел инде. ;-)

4. Туклыклы иртәнге аш. Ул сине көн дәвамында энергия белән тәэмин итә, матдәләр алмашын эштәтеп җибәрә.

5. Витаминнарга бай ризыклар ашау. Монысы сессия чорында аеруча мөһим. Баш эшләсен һәм “нервы”лар бирешмәсен өчен. ;-) Шпинат, кабак орлыклары, миндаль, фасоль ашарга киңәш итәбез.

Студентка киңәш ителгән 1 көнлек рацион тәкъдим итәбез:




















































Ризык төре Аксым Майлар Углеводлар Калориялеге
Иртәнге аш

Сөтле чәй

 

Бал

 

Пешкән йомырка

Сыер мае
 

1,4

 

0,3

 

5,1

 

0,6
 

1,6

 

-

 

5,4

 

82,5
 

2,3

 

77,7

 

0,2

 

0,5
 

29

 

22,4

 

69

 

146,8
 

121,3

 

5,12

 

288,4

 

26,93
Төшке аш

Сыер ите

 

Макарон

 

 

Җиләк җимеш

 

Сөтле чәй
 

18,6

 

12,3

 

 

0,3

 

1,4
 

13,1

 

1,3

 

 

-

 

1,6
 

-

 

76,6

 

 

71,2

 

2,3
 

92.4

 

672,0

 

 

58,8

 

29
 

473,6

 

564,4

 

 

432,18

 

121,3
Капкалап алу

Сөтле чәй

салат
 

1,4

 

1,5
 

1,6

 

-
 

2,3

 

2,1
 

29

 

210
 

121,3

 

753,1
Киче аш

Тавык ите

 

Дөге

 

 

Җиләк-җимеш

 

Сөтле чәй

 

 

Икмәк
 

17.6

 

7,0

 

 

0,3

 

1,4

 

10.6
 

18,4

 

0,5

 

 

-

 

1,6

 

1,6
 

-

 

72,2

 

 

71,2

 

2,3

 

66.3
 

11

 

498

 

 

58,8

 

29

 

309
 

171.1

 

551,1

 

 

432.18

 

121,3

 

1291,6

 
Барлыгы 79,8 129,2 444,9 2335,2 5474,91

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев