Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ ӨЧЕН ПРИЧЁСКАЛАР

Имтиханнар тиздән тәмамлана, димәк, чыгарылыш кичәсенә әзерләнә башларга вакыт җитте. Матур образ тудырыр өчен, иң беренче итеп, кызларга чәчләренә игътибар бирү кирәк. Без сиңа быелгы чыгарылыш кичәсенең популяр прическаларын әзерләдек.

Җыйнаксыз прическа

Моны иҗади тәртипсезлек дип әйтү яхшырактыр. Табигый һәм шул ук вакытта җиңел прическа яшь кызларга бик тә туры килә. Әзрәк кабартып, җыйнаксыз гына чәчләрне өскә җыеп кую килешәчәк. Моны бик озын һәм урта озынлыктагы чәчләр белән эшләү җиңелрәк. Бераз гына чәчләрне үреп җибәрү дә «тәртипсез» прическага комачауламас.

Грек толымы     

Озын чәчләр хуҗабикәсе бик бәхетле, чөнки алар бу прическа төрен җайлы гына кабатлый ала. Грек толымы бераз кабарынкы, эре-эре чәч бөтеркәләре белән бер үк вакытта гади һәм зәвыклы прическа тудырырга сәләтле. Мондый чәчләр һәм җилкәләре ачык күлмәк белән син бигрәк тә нәфис күренәчәксең.

Үрелмә

Ниндидер катлаулы үрелмәләр инде күптәннән модада түгел. Шуңа күрә, әгәр грек толымын ясыйсың килмәсә, француз толымын койрык һәм эре локоннар белән берләштерергә яисә яртылаш үрелгән чәчләр сайларга мөмкин. Монда да җиңелчә хаос тудырырга онытма.

Койрык

Бөтен кызларга да, һәм, хәтта кайбер егетләргә дә таныш прическа. Бу койрыклар беркайчан да модадан чыкмый. Аны шома һәм тәбәнәк итеп җыярга, һәм, киресенчә, бик югары итәргә дә мөмкин. Ләкин ул табигый һәм тәртипсезрәк булса, күңеллерәк күренәчәк.

Кабырчык

Кабырчыкны хәтерләткән бу классик прическа да беркайчан да үз популярлыгын киметми. Ул нәфислелекнең бер өлеше. Прическага бераз заманча, яңа төрле элементлар өстәргә була.

Бик кыска чәчле кызлар турында да онытмадык. Алар да чыгарылыш кичәсендә матур-матур үзенчәлекле прическалар ясата ала. Мәсәлән:

Бөдрә чәчләр

Бу елгы трендның башта «хаос тудыру» икәнен аңлап өлгергәнсеңдер инде. Кыска чәчләрне бөдрәләндергәндә, аларның идеаль булуына карама, ә киресенчә, бераз куллар белән тузгаландырып куй.  

Ясалма чәчләр

Ясалма чәчләр хәзерге көндәлек тормышка актив үтеп керде. Чәчләрең кыска булса, бер дә борчылып утырасы түгел. Мәсәлән, ясалма чәчләрне WildBerries кибетеннән сатып алырга мөмкин. Алар белән дә матур прическалар ясый аласың.

Чәчәкләр һәм нәфис кадагыч (заколка)

Юк, кадагычлар белән кечкенә кызлар кебек күренермен дип уйлама. Алар синең образыңа сөйкемлелек өстәячәк. Чәчәкләр белән дә нәкъ шундый ук хәл. Әлеге кечкенә аксессуарлар зәвыклы булырга бер дә комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев