Логотип Идель
Бу – тема!

ЧҮПРӘК МАСКАЛАР: НИЧЕК ДӨРЕС КУЛЛАНЫРГА?

Чүпрәк маскаларны ничек дөрес кулланырга? Ничек юарга? Кайчан алыштырырга? Әлеге сорауларга табиб җавап бирә.

Салкынча суда чайкап алып кибәргә элеп куеп кына булмый шул. Коронавирус маскалардан мәҗбүри аксессуар ясады. Әмма күп кеше аны һаман да “кем өчендер” киюен дәвам итә. Ә бит ул үзебезнең куркынычсызлык өчен кирәк. Табиб-терапевт Надежда Чернышова чүпрәк маскаларны дөрес куллану турында киңәшләрен бирә.

Беренче кагыйдә – маскаларны ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Юешләнгән очракта аны шунда ук салып кую хәерле. Чүпрәк маскаларны кесәгә салып куя күрмәгез: аннан вируслар ачкычларга, телефонга күчә ала. Табиб мондый битлекләрне пакетка салып өйгә алып кайтырга киңәш итә.

– Өйгә кайткач, мондый маскаларны кер юа торган порошок белән юабыз. Температура зуррак булган саен яхшырак. Салкынча суда чайкап кибәргә элеп кую гына җитми. Юганнан соң масканы киптерәбез һәм үтүклибез, - ди табиб.

 

Табиб сүзләренчә, чүпрәк маскалар медицина маскаларына караганда вируслардан начаррак саклый. Ә неопрен битлекләрнең саклау дәрәҗәсе тагын да түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев