Логотип Идель
Бу – тема!

БУЛЛИНГКА НИЧЕК КАРШЫ ТОРЫРГА?

Буллинг — ул психологик яки физик басым ясау. Гадәттә ул ябык иҗтимагый төркем шартларында уза: мәктәптә, университетта, түгәрәкләрдә. Буллингның нәтиҗәләре алдан фаразланмый, ләкин алар бик күңелсез булырга мөмкин. Аның белән көрәшә белү мөһим. Мәктәп баласына буллингка ничек каршы торырга соң?

Күзәтүчедән котылырга тырыш

Әйе, бу кыенрак булырга мөмкин, әгәр ул синең сыйныфташың булса бигрәк тә.

Тик бу кеше белән мөмкин кадәр азрак элемтәгә керергә тырыш: ераграк утыр, башка бәдрәфкә, башка коридорга бар. Әгәр эзәрлекләүче сине күрми икән, ул сиңа тия алмый.

Эзәрлекләүчедән кит

Үзеңдә кыюлык һәм көч табу җиңел түгел. Тик икенче тапкыр, сиңа басым ясый башлаганда,  «Мине тынычлыкта калдыр!» дип, җавап көтмичә генә кит. Әгәр батырлыгыңны шулай берничә тапкыр күрсәтсәң, сиңа басым ясаучының кызыксынуы югалачак.

Дусларың арасында бул

Дусларың һәрвакыт яныңда булсын: тәнәфестә, ашханәдә, мәктәптән өйгә кайтканда. Алар янәшәдә булганда, басым ясарга теләүченең кызыксынуы кими.

Ачуыңны чыгармаска тырыш

Әлбәттә, сине гел шантажларга, елатырга җыенып торучылар булганда, каршы тору авыр. Үзеңне кулда тотар өчен эчеңнән 10га кадәр сана һәм берничә тапкыр тирән итеп сулыш ал. Үпкәләтүченең сүзләренә реакция күрсәтмәсәң, тиздән ул синнән ерагаячак.

Рәнҗетүчегә үз хисләрең турында әйт

Әйе, бу сәер яңгырый, әмма бу ысул ярдәм итәчәк. Тыныч тон белән сине психологик яктан аның басымы борчыганын аңлатып бир. Күп кенә рәнҗетүчеләр алардан куркып торуларына өйрәнгән. Ә менә тыныч мөнәсәбәт күрсәтсәң, аларның стереотиплары әкренләп җимерелә башлаячак.

Позитив булып кал

Буллингның максаты   кешене начар хис иттерү, ә синең үз-үзеңә ышану һәм уңай кәеф өстендә эшләү. Якыннарыңа игътибар ит, алар сине ни дәрәҗәдә кадерлиләр икән? Үзеңне хәтта зур булмаган хезмәтләрең өчен дә макта. Сине рәнҗетүчене башыңа кертмәскә тырыш. Эчеңнән генә үзеңнең яхшы якларыңны сана.

Ул хакта сөйләш              

Теләгән кешең белән борчуыңны уртаклаш. Беренчедән, проблеманы сөйләгәч, җиңелрәк булып китә. Ә икенчедән, син ялгыз түгел икәнлегеңне аңлыйсың. Якыннарың сиңа киңәш тә, ярдәм дә итә ала. Әти-әниеңә сөйләсәң, тагын да яхшырак. Өлкән кеше белән бу хакта сөйләшүдән һич курыкма. Әгәр әти-әниеңә сөйли алмавыңны сизсәң, берәр ышанган башка кешегә мөрәҗәгать ит. Әйтик, мәктәп психологы яки укытучы. 

Травли.Net  проектына мөрәҗәгать ит

Монда синең проблемаңны квалификацияле белгечләр, психологлар, кураторлар һәм хәтта юристлар хәл итә ала. Алар психологик яки физик яктан басымнарны туктатырга юнәлтелгән программалар булдырып, шәхси тәртиптә генә түгел, ә мәктәпләр белән дә эшлиләр.

Ата-анага да берничә киңәш:

Баланың буллингка дучар булуын ничек аңларга?

Ул мәктәпкә теләп йөрми, еш елый һәм үз эченә йомыла. Ул беркайчан да сыйныфташлары турында сөйләми яки, киресенчә, ниндидер аерым исемнәрне генә еш искә ала. Аның аралашыр кешесе булмау, һәрвакыт өйдә, үз бүлмәсендә утыру болар да баланың ниндидер борчуы барлыгын билгели.

Аңа ничек ярдәм итәргә?

Моның өчен аның белән тыныч кына, олыларча һәм ачыктан-ачык сөйләшергә тырышырга кирәк. Баланы тыңларга гына түгел, ишетә белү дә мәҗбүри. Әгәр бала сөйләүдән баш тарта икән, бу хакта укытучыга яисә мәктәп психологына хәбәр итәргә була.

Исегездә тотыгыз: буллинг турында дәшми калырга ярамый. Бу мәсьәләне, hичшиксез, хәл итәргә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев