Логотип Идель
Бу – тема!

БУ 7 ҺӨНӘРГӘ ИХТЫЯҖ БЕРКАЙЧАН ДА БЕТМӘЯЧӘК

Мәктәпне тәмамлаганда, һәркем 7 юл чатында каладыр, мөгаен. “Кайсы юнәлешне сайларга?”, “Кем булырга?” – бу һәм башка сораулар һәркемне борчыйдыр ул. Әгәр син, нинди БДИларны тапшырырга икәнен сайлап та, ахырга кадәр кем булырга икәнне белмәсәң, “Ялкын” сиңа киңәшләре белән ярдәмгә килер.

Нәкъ менә шушы өлкәләр киләчәктә дә ихтыяҗлы булып калачак:

Сәнгать

Роботны бию хәрәкәтләрен кабатлаттырырга яки билгеле бер рәсем ясарга өйрәтеп була. Тик аның хисләре юк, ул илһам алырга да сәләтле түгел. Шуңа да сәнгать кеше факторыннан башка яши алмый.

Спорт

Спорт ярышлары кешенең бер-берсе белән физик параметрлар, осталык һәм ихтыяр көче буенча тигез булмавы сәбәпле, кызыклы. Роботлар ярышында бернинди мәгънә дә юк, чөнки роботларның техник характеристикалары буенча нәтиҗәләрне алдан ук фаразлап була.

Медицина

Табиб машина эшли алмаган бурычларны башкара: алдан әйтеп булмаган ситуацияләрдә карар кабул итә, эмоциональ элемтәгә керә. Бу профессия кешесе авырулар белән дөрес аралашырга, катлаулы карарлар кабул итәргә, кеше психологиясен белергә тиеш. Тик моны машина берничек тә эшли алмый.

Белем бирү

Робот күпсанлы мәгълүматны истә калдырырга, аннары аны кабатларга сәләтле. Тик ул эмпатия һәм эмоциональ интеллектка ия түгел. Укытучы – ул, беренче чиратта, укучыга үз юлын табарга ярдәм итүче дус һәм психолог, ә аннары гына инде белем чыганагы.

Маркетинг

Машина әзер схемалар буенча эшли ала, ләкин креатив, күңелне яулый ала торган әйберне булдырырга сәләтле түгел. Робот бик күп мәгълүматтан төгәл мәгълүмат алырга мөмкин, әмма кешегә тәэсир итәрлек текст яки реклама уйлап табарга бары тик маркетолог кына сәләтле.

HR

Робот кешеләргә шалтыратып, аларның резюмеларын тикшерә ала, ләкин бары тик кеше генә хезмәткәрләрне өйрәтү, аларның адаптациясе, үсеше белән шөгыльләнә ала. Робот сиңа көндәш булмасын, дисәң, HR-аналитиканы, мотивацияне үстерү методлары, тайм-менеджментны чамаларга, презентация һәм визуаль психодиагностика күнекмәләренә ия булу кирәк.

IT

Бәлки, киләчәктә робот үзенә охшашларны да ясый алыр. Ләкин беренче роботны төзү өчен кеше кирәк. Моннан тыш, яңа бурычларны хәл итү юлларын эзләргә, инновацияләрне исәпкә алып, кешенең төрле өлкәдәге эшчәнлеге өчен программалар булдыру да зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев