Логотип Идель
Бу – тема!

БУ 40 НАЧАР ГАДӘТТӘН АРЫНЫРГА КИРӘК!

Кешенең яхшы гадәтләре белән беррәттән начарлары да була. Алар кеше тормышына, аның уңышларына тискәре йогынты ясый. Кайвакыт бу гадәтләрнең нинди уңайсызлыклар китерүен үзебез дә аңлап җиткермибез. Язмада шундый гадәтләрнең кайберләренә тукталырбыз.  Алардан арынсак, үзебезнең тормышыбызда уңай якка үзгәрешләр сизәрбез.

1. Үз-үзеңне алдау
2. Еш үпкәләү һәм үпкәне кичермә
3. Китап уку урынына күбрәк телевизор карау, телефонда утыру
4. Башкалар нәрсә уйлар микән дип борчылу
5. Бик еш гафу үтенү
6. Якын кешеләр белән уздырган вакытның кадерен белмәү
7. Йокы режимын бозу
8. Һәрвакыт яллар җитүен көтеп яшәү
9. Докторларга үз халәтең турында барысын да сөйләп бетермәү
10. Иртәнге ашны калдыру
11. Үз-үзеңне тынычландырыр өчен шоколад ашау
12. Берничә эшкә бер үк вакытта алыну
13. Кыюсыз булу
14. Кешеләргә «юк» дип әйтә белмәү  
15. Ышанычсыз кешеләргә бурычка акча бирү
16. Биргән вәгъдәне үтәмәү
17. Чит кешеләрнең серләрен тарату
18. Пессимист булу
19. Тәмәке тарту
20. Алкоголь куллану
21. Кирәкмәгән әйберләргә акча туздыру
22. Сүгенү сүзләре куллану
23. Күрешүгә, эшкә соңга калып килү
24. Үз-үзеңне гел тәнкыйтьләп тору
25. Кеше алдында кычкырып көлү
26. Гайбәт тарату
27. Кешеләр сөйләгәндә бүлдерү
28. Үзең турында гына сөйләп тору
29. Артык күп парфюм куллану
30. Алдагы тормышны 20 елга планлаштырып кую, бүгенге көн белән яшәмәү
31. Сине яратмаган кешеләр белән аралашу
32. Зарарлы ризык ашау
33. Вак-төякләр өчен борчылу
34. Үзеңне башкалар белән чагыштыру
35. Башкаларны һәрвакыт контрольдә тотарга тырышу
36. Кешеләр арасында үзеңне иң акыллысы итеп хис итү
37. Ирешә алмаслык максатлар кую
38. Үз кыенлыкларың белән уртаклашырга курку
39. Ял көннәрен диванда үткәрү
40. Үзеңне яратмау

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев