Логотип Идель
Бу – тема!

БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬЛӘР ГРАЖДАНЛЫК ФОРУМЫ: НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН?

9 декабрьдә ИТ-паркта Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы узды. Чарада Татарстан Республикасыннан, Мурманск, Воронеж һәм Ульяновск өлкәләреннән активистлар коррупциягә каршы көрәш чаралары турында фикер алышты.

Форумның беренче өлеше – пленар утырыш. Дискуссиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.

– Минемчә, коррупция проблемасын хәл итүдә активистлар белән генә түгел, ә башка яшьләр белән дә эш алып барырга кирәк. Тулаем алганда, барлык яшьләрне коррупциягә каршы сәясәт белән кызыксындырырга кирәк. Әгәр һәр яшь кеше бүген үк коррупция аның өчен түгел икәнен аңласа, ул киләчәктә дә үз мораль приницибыннан чигенмәс, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Шунысы игътибарга лаек, форум 9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә узды. Бу символик мәгънәне үз чыгышында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов ассызыклады.

– Мондый форумның төп максаты – әлбәттә, коррупцияне профилактикалау. Минем фикеремчә, мондый форматтагы һәм масштабтагы чаралар үткәрү бик мөһим. Яшь буында гаделлек һәм намуслылык принципларын тәрбияләү – безнең төп бурыч, – дип белдерде Рәхимов.

Форум кысаларында, шулай ук, гражданлык җәмгыяте үсеше темасы да күтәрелде. Пленар сессиядән соң массакүләм мәгълүмат чараларының һәм социаль челтәрләрнең роленә багышланган темага яшьләр арасында дебатлар узды.

– Форум беренче тапкыр нәкъ менә «Гражданлык яшьләр форумы» исеме астында уза. Элегрәк ул нәкъ менә коррупция проблемасына гына багышланган иде. Быел исә без аның эчтәлеген планлаштырганда, «көрәш» темасын профилактика өлкәсенә юнәлтергә булдык, – дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Моннан тыш, форумда яшьләрнең коррупциягә каршы проектлар лабораториясе эшләде: Татарстан Республикасының коррупциягә каршы студентлар комиссияләре вәкилләре һәм Татарстан Республикасы районнары коррупциягә каршы тору буенча үз проектларын тәкъдим итте. Иң яхшы инициативалар 20 меңнән 40 мең сумга кадәр грантлар алачак.

Фотолар ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев