Логотип Идель
Бу – тема!

БҮЛӘКНЕ БИРӘ ҺӘМ КАБУЛ ИТЕП АЛА БЕЛӘСЕҢМЕ?

Бүләкләр бирү көне ел саен 17 июльдә дөньяның барлык илендә дә билгеләп үтелә. Бу иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге көнне якын кешеләргә матди бүләкләр генә түгел, мәхәббәт, кайгырту, игътибар, җылылык бирү дә мәслихәт.

Бик беләсегез килсә, ислам динендә бүләк бирү сөннәт гамәлләрдән санала һәм биредә бүләк бирүнең, бүләкне кабул итүнең билгеле бер әдәпләре, кагыйдәләре бар икән. Менә аларның берничәсе:

1. Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирергә кирәк, ә үз мәнфәгать­ләреңне кайгыртып түгел (үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул – бүләк түгел, ә ришвәт);

2. Бүләкне үзегез белгән яхшы кү­ңелле кешеләрдән алу дөресрәк санала;

3. Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин;

4. Бүләктән масаеп баш тартырга ярамый;

5. Бүләкне алгач, бүләк бирүче янында әлеге бүләк турында фикер алышу, аның бәясе, күләме, сыйфаты хакында белешү урынсыз;

6. Бүләкне икенче бе­рәүгә бирергә мөмкин. Бүләкне тапшыргач, аның хуҗасы әлеге бүләк белән ни теләсә шуны эшли ала;

7. Бүләкне кире сорарга ярамый;

8. Хәрәм бүләк бирү рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев