Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗ БАШКА БЕРГӘ БУЛА АЛМЫЙБЫЗ»: НИНДИ ОЧРАКТА ДУСЛЫККА НОКТА КУЯРГА КИРӘК?

Кайвакыт якын кеше янында вакыт уздыру сездә авыр тойгылар барлыкка китерә башларга мөмкин. Иң мөһиме, моны вакытында тоеп алу. Нинди очракларда дуслыкны өзү яхшырак?

1. Дуслык ярышка әйләнә

Дустыңа уңышларың турында сөйләү, бер-береңнең җиңүләренә сөенү – матур һәм табигый күренеш. Тик сезнең күрешүләр масаю ярминкәсенә әйләнергә тиеш түгел. Әгәр сез, очрашкач, бер-берегезне уздыра-уздыра мактаныша башлыйсыз икән, димәк бу – дуслык түгел, ә ярыш.

2. Дустың сине көнли

«Я мин, я ул» кебек сүзләр балалар бакчасында гына урынлы яңгырый. Инде күптән балалыктан чыккан кешенең дустына мондый ультиматум куюы, көнләшүе, контрольдә тотарга тырышуы аның үз-үзенә ышанмавы, үзе турында түбән фикердә булуына ишарәли. Тик аның эчке сәбәпләре ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме – дуслар арасында мондый мөнәсәбәт, ахыр чиктә, барыбер зур конфликта китерәчәк, һәм, шуңа күрә, яки дустың белән аңлашып, билгеле бер чикләр куярга, яисә аралашуны тәмамларга кирәк.

3. Һәр күрешү хәмергә барып тоташа

Монда бар да бик гади: әгәр дустың белән һәр күрешү хәмер эчүгә килеп төртелә, һәм икенче көнне иртән уяна алмыйча, уку/эшне калдырып, баш авыртуына чыдый алмыйча ятасың икән, моңа нокта куярга вакыт. Кайчан да булса болар начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

4. Дустың гайбәт сатарга ярата

Көн дәвамында булган вакыйгалар, уртак танышлар турында сөйләшү белән башкалар турында гайбәт сөйләү, тәнкыйтьләү арасында зур аерма бар. Әгәр дустың, уңайлы вакыт туры килгән саен, башкалар турында гайбәт сатарга, аларның тискәре якларына басым ясарга ярата икән, син янәшәдә булмаганда, башкаларга синең турында гел яхшысын гына сөйләячәгенә ышана аласыңмы?

5. Күрешүләрдән соң син үзеңне бушап калган кебек хис итәсең

Мөнәсәбәтләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма, гомумән алганда, алар безгә мотивация, көч бирергә тиеш. Кеше белән аралашуга бәйле авыр тойгылар озакка сузыла икән, бу – мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәклекнең иң яхшы дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев