БДИ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕННӘН ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР
Белгечләр җәмгыять белеменнән БДИда иң еш очрый торган хаталарны барлаган.
Педагогик үлчәмнәр федераль институты белгечләре җәмгыять белеменнән БДИда укучылар тарафыннан ясала торган хаталарны атап узды. Белгечләр әйтүенчә, укучыларның күбесе имтиханны “3”лелек итеп тә тапшыра алмый, чөнки начар әзерләнәләр.
– Имтихан тапшыручыларны күп өлеше җиңел фән буларак имтихан тапшыру өчен җәмгыять белемен саный. Бу – әлеге имтиханны яшәү дәверендә алган белемнәр нигезендә дә тапшырып чыгып була дип санаучылар, - дип сөйли оешма вәкилләре.
Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, имтихан тапшыручыларның 20%ы полиция, прокуратураның ни белән шөгыльләнгәнен белми. Чыгарылыш сыйныф укучыларның өчтән бере гражданлык хокукы (гражданское право) белән җинаять хокукын (уголовное право) аермыйлар.
Укучыларның 25%ы эшкә урнашу турындагы сорауларга җавапны белми. Шулай ук укучыларга авыр бирелгән сораулар арасында налоглар, хакимият турындалары да бар. Институт белгечләре әйтүенчә, 2021 елда имтиханга әзерләнгәндә РФ конституциясендәге үзгәрешләрәгә игътибар итәргә киңәш итә – алар имтихан биремнәренә кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев