Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2019: минималь баллар, контроль саннар һәм башкалар

БДИга 100 көннән азрак вакыт калып бара. Димәк, чын-чынлап “кыштырдый” башларга кирәк. Кайсы уку йортына керергә, кайда нинди баллар булачагын да белеп куйсаң, үзеңә үк тынычрак бит. Ә “Ялкын” һәрвакыттагыча ярдәмгә килә.

Быел БДИны бөтен Россия буенча 780 мең кеше тапшыра. Былтыр бу сан 50 мең кешегә кимрәкы булган.

Кайсы фәннән ничә кеше имтихан тапшыра?

  • Рус теле – 720 000 кеше;

  • база дәрәҗәсендәге математика – 316 000 кеше;

  • профиль дәрәҗәсендәге математика – 407 000 кеше;

  • җәмгыять белеме – 385 000 кеше;

  • физика – 174 000 кеше;

  • биология – 160 000 кеше;

  • тарих – 139 000 кеше;

  • химия – 110 000 кеше;

  • информатика – 100 000 кеше;

  • чит телләр – 99 000 кеше;

  • рус әдәбияты – 67 500 кеше;

  • география – 27 500 кеше.


Тенденция үзгәрә


Элек бөтен кеше үлә-бетә җәмгыять белемен тапшырса, хәзер табигать фәннәрен үз итүчеләр арткан. Мисал өчен, быел биологияне – 32 000 кешегә күбрәк тапшыра, химияне – 21 000, физиканы – 19 000. Тик шуңа да карамастан, алда әйтелгән җәмгыять белеме иң популяры рәтендә. География фәне – исемлекнең ахырында.

Вузга керер өчен ничә балл кирәк?

Әлеге мәгълүматны күптән түгел Рособрнадзор чыгарды. Шуны да исеңдә тот: аттестат алыр һәм вузка керер өчен минималь баллар – икесе ике әйбер. Берүк бутала күрмә! J

Аттестат алыр өчен рус теленнән – 24, профильле математикадан – 27 балл алырга яки математиканың база дәрәҗәсен “3”легә язарга кирәк. Быел бер кеше математиканың ике төрен дә тапшыра алмый.

Ә вузга керер өчен минималь баллар түбәндәгечә:


Бюджет урыннары нишли?


Бюджет урыннарының елдан-ел кимүе сер түгел. 2019-2020 уку елында Россия вузларында бушка уку күп кешегә тәтемәячәк. БДИ тапшыручылар артса да, бюджет урыннарының, киресенчә, кимүе сәер, әлбәттә. Мисал өчен, 2018 ел белән чагыштырганда, бакалавриатта 2500 бюджет урын кимегән. Аның көндезге бүлегендә бушлай уку өчен урыннар 9500гә арткан. Специалитетта 2300 бюджет урын өстәгәннәр. Магистратурада исә бөтенләй хәлләр мөшкел: бюджет урыннары бик күпкә – 79 018 (!) урынга кимегән.

2019 елда бөтен Россиягә:

  • бакалавриат – 312 440 бюджет урын бар;

  • бакалавриатның көндезге уку бүлегендә – 251 912 урын;

  • специалитет – 77 110 урын;

  • магистратура – 128 848 урын бүленгән.


2018 елда ничек булган?

  • бакалавриат – 314 927 урын;

  • бакалавриатның көндезге уку бүлегендә – 242 354 урын;

  • специалитет – 74 823 урын;

  • магистратура – 207 866 урын.


Димәк, вузга бюджет урынына керергә теләүчеләргә тагын да ныграк көрәшергә кирәк булачак. Стартка әзерләнә тор, күп калмады!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев