Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕН ЭШЛӘТЕП ҖИБӘРӘ ТОРГАН 10 СТИМУЛЯТОР

Баш миен йокыдан уятырга, аны эшләтеп җибәрергә каһвә генә булыша, дип уйласаң, ялгышасың! Аның башка бик яхшы һәм бушлай булган ысуллар бар. Алайса яхшы каһвәнең бәясеее-ее-еее хәзер! 

1. Сикерү. Мондый күнегү баш миен эшләтеп җибәрә, лимфа системасын активлаштыра. Нәтиҗәдә, организмнан токсиннар чыга, арка турая, эндорфиннар күләме арта. Өстәвенә калорияләр яна.

2. Яхшы гамәлләр кылу. Яхшы гамәлгә кемгәдер ишек ачып тору да, кемгәдер пакетларын күтәрешеп барырга ярдәм итү дә керә. Кемгәдер ярдәм итү канатландыра, яңа максатларга этәргеч бирә. Үзеңне файдалы итеп тоярга этәргеч бирә.

3. Медитация. Медитация өчен иң кулай вакыт – ул иртә. Медитация тәмамланганчы  кулга гаджетларны алырга киңәш ителми. Аңа беренче вакытта 5 минут бүлеп бирергә була. Акрынлап вакытны арттырырга мөмкин. 20 минутка кадәр җиткерергә кирәк. Чөнки баш миенә уяну, ресурларны яңарту өчен шуның кадәр вакыт таләп ителә. Медитациянең файдасы нидә? Ул тынычландыра, курку хисен киметә, концентрациясене арттыра.

4. Баштүбән басу. Әлеге ысул катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә дә, йокыдан уянырга да яхшы ярдәм итә. Йогада әлеге алымны инверсия дип атыйлар. Ул күңелле дә, сәламәтлеккә дә файдалы һәм баш миен дә эшләтеп җибәрә.

5. Су эчү. Күп кеше суны беләсезме ни өчен эчә? Чөнки су эчкәч аларның хәлләре яхшыра. Су организмыбыз өчен бик кирәк. Чөнки андагы барган барлык процессларда да су актив катнаша. Су эчү игътибарлылыкны арттыра, баш мие эшчәнлеген тизләтә, продуктивлыкны арттыра һәм хәтта кәефне дә күтәрә!

6. Йоклап алу. Көндез черем ите алуның файдалы булуын раслаган тикшеренүләр бик күп. Үзеңне яңадан туган кебек хис итү өчен 30 минут йоклап алу да җитә.

7. Саф һавада йөрү. Ышанасызмы-юкмы, тик җәяү йөргәндә дә калорияләр яна. Моңа өстәп, кәеф күтәрелә. Үпкәләргә һава керә. Сәламәтлек күзгә күренеп яхшыра. Нәтиҗәдә, максатларга ирешү дә  күпкә җиңелрәк һәм тизрәк бара.

8. Рәхмәт әйтү.  Һәркөн йокларга ятар алдыннан үзгегезнең нәрсәләр өчен рәхмәтле булуыгыз турында исемлек төзегез. Моңа дуслар белән бергәләп чөкердәшеп чәй эчүне дә, яңа белем үзләштерүне дә кертеп була! Шул рәвешле хатирәләрне яңарту кешене бәхетле булырга көйли. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, мондый исемлек төзүчеләр үзләрен 25%ка бәхетлерәк хис итә. Башка бонуслары булып йокының яхшыруы һәм шәп кәеф тора.

9. Төшләрне теркәп бару. Иртән торуга төшләрегезне бер кәгазгә теркәп барыгыз. Тикшеренүләр шуны ачыклаган: баш мие төшләргә игътибар артканын “күреп ала” һәм төшләр аша  бик мөһим мәгълүматлар бирә башлый. Шулай ук әлеге ысул иҗадилыкны арттыра, хәтерне яхшырта, иртән уянырга ярдәм итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев