Логотип Идель
Бу – тема!

АШ vs БОТКА: КАЙСЫСЫ ОРГАНИЗМ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫРАК?

Безгә кечкенәдән үк ашказаны сәламәтлеге өчен аш яки боткадан да файдалырак әйбер юк, дип әйтеп киләләр. Тик бүгенге көндә диетолог һәм гастроэнтерологлар бу фикергә бәйле төрле карашта торалар. Ботка һәм ашлар организмга кирәкме соң? Һәм кайсы файдалырак?

Һәрберсенең организм өчен файдалы якларын билгеләп үтик:

АШ

– Организмда су-тоз балансын сакларга ярдәм итә. Бу көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчәргә ияләшмәгән кешеләр өчен аеруча файдалы.

– Җиңел һәм артык майлы булмаган ашлар тиз эшкәртелә. Нәкъ шуңа күрә, салкын тигәндә, аш организмга кирәкле витаминнарны алырга ярдәм итә.

– Пюре, крем рәвешендәге ашлар ашказаны, ашказаны асты бизенә файдалы.

– Балык ашлары фосфор һәм кальцийга бай, алар сөяк, тырнак, чәчләрне ныгытырга ярдәм итә.

Кабак, чөгендер, борчак, кузгалак – теләсә кайсы яшелчәдән диярлек аш пешерергә була. Һәм яшелчәләрне чи яки парда пешкән килеш ашарга яратмаган кешеләр өчен яшелчәле аш – иң шәп вариант.

БОТКА

– Ботка – иртәнге аш өчен иң идеаль вариант. Иртән ашаган ботка озак вакыт организмны энергия белән тәэмин итәчәк.

– Күп ярмалар – аллергия булган кешеләр өчен зыянсыз (гипоаллерген).

– Дөге – табигый абсорбент, һәм ул организмнарны токсиннардан чистарта.

– Тары боткасы канда холестерин күләмен киметә.

Ә нәтиҗә бик гади: һәм ботка һәм аш организм өчен файдалы, әмма чамасын белгәндә генә. Бары тик сыек һәм йомшак ризыклар белән туклану ялкау эчәклек синдромын барлыкка китерергә мөмкин.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев