Логотип Идель
Бу – тема!

"АЛТЫН КАЛӘМ" ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНА ЮЛ СЫЗА

“Алтын каләм” фестивале 24нче тапкыр яшь журналистларны үзенә җыя. Яңалыклар, үзгәрешләр һәм, әлбәттә, йокысыз төннәр белән каршы алачак ул катнашучыларны. Биш көн дәвам итәчәк әлеге бәйгедә яшь каләм тибрәтүчеләрне нинди сынаулар көтә? Шулар хакында “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

2019нчы елның 3-7 июлендә “Волга” яшьләр үзәгендә Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале “Алтын каләм – Золотое перо” узачак.

“1996нчы елда башланып киткән әлеге фестиваль бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Монда үз эшләренең осталары булганнар гына мастер-класслар, дәресләр бирәләр, чөнки балаларга һәм фестивальгә бөтен җанын-тәнен биреп эшләмәгән кеше бу иҗади ярышта укытучы була алмый! Кызганыч, “Алын каләм”нең барлык катнашучылары да журналист булып китми, әмма тормыш дәверендә монда алган тәҗрибә һәм белем һичшиксез кирәк булачак!” – ди “Алтын каләм” фестиваленең “әнисе”, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова.

Быел яңалыклар һәм үзгәрешләр дә күзәтелә “Алтын каләм”дә. Мәсәлән, фестиваль эмблемасы үзгәргән.

“Фестивальдә традицион журналистика кагыйдәләре, әлбәттә, калачак. Быел катнашучыларны җиде төрле юнәлештә эш көтәчәк: татар һәм рус телләрендә язма журналистика, телевидение, мультимедиа, дизайн-верстка, радио, фото-журналистика, видео-блогинг. Фестивальдә катнашучы яшь каләмчеләр шулай ук биш тема буенча эшләячәк: WorldSkills хәрәкәте, фәнни-популяр журналистика, ТАССРга 100 ел булу, 2019 – Россиядә театр елы, Дәүләт яшьләр икътисадына 25 ел булу”, – диде фестивальнең башкарма директоры, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Владислав кызы Абросимова.
Искәртеп узарга кирәк, әлеге яшь талантлар бәйгесендә катнашу өчен берничә сынау баскычын үтәргә кирәк булган:

1) Муниципаль тур – гариза бирү (01.06.2019 – 14.06.2019);

2) Электрон гаризалар арасыннан сайлап алу туры (01.06.2019-28.06.2019);

3) Дүрт зона буенча сайлап алу туры – Әлмәт, Түбән Кама, Болгар һәм Казан (14.06.2019 – 30.06.2019);

4) Финал – “Волга” Ял Үзәгендә (03.07.2019 – 07.07.2019).

“Алтын каләм-2019” фестивалендә катнашучыларны бүләкләр дә көтә. Оештыручылар бүләкләр арасында хәзерге көн журналистына кирәкле әйберләрләр, әйтик, диктофон, камера һәм башка гаджетлар да бар, дип белдерде. “Шулай ук төрле мәгълүмат чараларында стажировка, “Сәләт” сменаларына билетлар каралган һәм, иң мөһиме, гран-при ияләре КФУдагы журналистика бүлегенә бушка укырга керү мөмкинлегенә ия булачак”, - дип хәбәр иттеләр очрашуда.

Әгәр “Алтын каләм-2019” фестивалендә катнашырга өлгермәгән булсаң, бер дә борчылма. Икенче елга бәйгенең юбилей елы булачак. Бер ел буе әлеге бәйгегә әзерләнергә, калын портфолио тупларга вакыт җитәрлек. Йоклап калма, җиң сызганып эшкә тотын!

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев