Логотип Идель
Бу – тема!

АРМИЯ ТУРЫНДА НИЛӘР БЕЛӘСЕҢ? ТЕСТ СОРАУЛАРЫНА ТУЛЫ ҖАВАПЛАР

Ватанны саклаучылар көне дигәч башыңа ниләр килә? Форма кигән солдат егетләрме? Мәңгелек утмы? Ә бәлкем, без киноларда күреп ияләнгән текә сугышу эпизодларыдыр? Журналаның февраль санында без сиңа тест әзерләгән идек. Ә хәзер җавапларны тәкъдим итәбез. Армия турында никадәр мәгълүматлы булуыңны тикшереп кара!

1. Петр I заманында хәрбиләргә мыек йөртергә рөхсәт ителгән, ләкин..

..сакалны кыру мәҗбүри булган. Мыекларын кырырга теләмәгән солдатларга исә аны фарба дип аталган май белән ялтыратып йөрергә туры килгән!

2. Фотода нәрсә сурәтләнгән?

Өстәр сүзем юк ?

3.1943 елда АКШта Пентагон төзелә. Анда  бәдрәфләр саны планлаштырылганнан 2 тапкырга күбрәк була. Ни өчен?

АКШ армиясендә раса буенча сегрегацияләүне бары тик 1948 елда гына тыйганнар. Аңа кадәр афроамерикалылар аерым роталарда хезмәт иткән. Шуңа күрә бәдрәфләре дә аерым булган.

4. Бөек Ватан сугышы елларында песи хуҗасын ... коткарган дигән риваятьләр бар. Нәрсәдән коткарган?

Сугыш вакытында булган малны тычканнардан саклау аеруча мөһим булган. Әмма бу табигый күренеш. Песиләр бомбрдировкалар башланыр алдыннан үзләрен тынычсыз тота икән. Бу аларның искиткеч ишетү сәләтенә бәйле. Шулай итеп, йомшак дусларыбыз без уйлаганнан да файдалырак булып чыккан!

5. 1857 елда Бөекбритания армиясенә ерак ата торган винтовкалар китерәләр. Шуның аракасында солдатлар арасында массакүләм күтәрелешләр була, ни сәбәпле?

Әлеге винтовкаларның патроннары бик үзенчәлекле: алар май сеңдерелгән кәгазьгә төрелә, ә “заряжать” итәр алдыннан, патронны тешләп ачып җибәрергә кирәк була. Тик хәрбиләрнең күп өлеше индус һәм мөселман кешеләре була. Индуслар – әлеге май алар өчен изге саналган сыер мае, дип, ә мөселманнар – хәрәм дуңгыз мае, дип борчылган.

6. Россия армиясендә нинди хәрби һөнәрләр хатын-кызлар өчен тыелган?

Бүгенге көндә Россия армиясендә хатын-кызлар өчен 4 хәрби һөнәр тыелган: снайпер, атучы, йөртүче-машинист, танкчы.

7. Россиядә ничә «Ядерный чемодан» бар?

Президент үз теләге белән генә атом-төш коралын гамәлгә китерә ала дигән фикер – миф. Рәсәйдә барлыгы 3 «Ядерный чемоданчик» бар. Президенттан кала алар Оборона министрында һәм Генераль штаб җитәкчесендә бар. Корал гамәлгә килсен өчен, берьюлы 2 чемоданнан сигнал килергә тиеш.

8. Сугыш турындагы фильмнарда десантниклар сикергәндә «Джеронимо-о-о!» дип кычкыра. Бу бер тарихи персонажга ихтирам билгесе, кемгә?

1850 нче елларда АКШ индеецларның җирләрен яулап алу сәясәтен алып бара. Шул елларда индеецларның Джеронимо исемле  хәрби җитәкчеләре була. Ул бик оста сугыша һәм 25 ел дәверендә аны кулга ала алмыйлар. Джеронимо сикергән вакытта үз исемен кычкырып кабиләсен, хәрбиләр үтергән гаиләсен искә алган.

Соңгы ике сорауны тулыландырасы юк. Әлеге тестны үтү кызык кына түгел, файдалы да булган дип ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев