Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУС КЫЗЫМ БИК ҮПКӘЧЕЛ. ЯЛГЫШ СҮЗ ӘЙТСӘМ, АВЫЗЫН ТУРСАЙТЫП КИТЕП БАРА...»

«Дус кызым бик үпкәчел. Ялгыш сүз әйтсәм дә, авызын турсайтып китеп бара, мине гел гаепле итеп калдыра. Инде һәр адымымны уйлап, әйтәсе сүземне үлчәп әйтәм, кыл өстендә йөргән сыман хис итәм үземне. Әле өстәвенә үпкәләп «намек»лар белән сторислар куярга ярата, анысы бигрәк тә ачуымны чыгара».

Аноним, 18 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Әлеге хатны икегә бүлеп була: дус кызның үпкәләве һәм социаль челтәрләр. Тиз үпкәләүчәнлек – холыкның бер үзенчәлеге, тик чынлыкта әлеге кешенең күңелендә психологик җәрәхәте бар. Шул рәвешле ул төрле факторлардан үзен саклый, үпкәли, үз-үзенә бикләнә, мөнәсәбәтләрдәге проблеманы хәл итәргә җыенмый. Аңа шулай үпкәләү, «корбан» позициясендә булу җиңелрәк. Мондый кешеләр белән чынлап та бик авыр. Әгәр дуслыгыгыз бик мөһим һәм кадерле икән, уртага салып, җайлап кына сөйләшегез, «Ни өчен үпкәлисең? Мин нәрсәне дөрес эшләмим?» дип сора, чөнки һәрвакыт кыл өстендә йөреп булмаячак... Бәлки сине ишетеп, дус кызың мөнәсәбәтләрегезгә башкачарак карый башлар. Әгәр бу дуслык бары тик деструктив кичерешләр китерә һәм халәтегезгә начар тәэсир итә икән, бу мөнәсәбәтләрдән (кыен булса да) чыгарга киңәш итәм.

Социаль челтәрләргә килгәндә, сторислар төртмәле «намек» булып тоелырга гына да мөмкин. Чынлап та үз бакчагызга таш атуларын беләсез икән, үз хисләрегез турында сөйләргә курыкмагыз, «Миңа бу ошамый, борчыган әйберләрне үземә сөйлә, социаль челтәрләр сыман урау юллар эзләмә» дип турыдан-туры әйт... Яки дустыңа кешеләр турында уй-фикерләрен Интернетка куеп бару ошый икән, сторис, постларын укымаска, карамаска тырыш. Үзбәяңне төшермә!

Наил Сәләхов, «Ак барс» хоккей клубының дикторы, концертлар менеджеры:

– Күпләр әлеге очракта бу кыз белән аралашуны туктатырга кирәк дип җавап бирер иде, ләкин мин сезгә күзгә-күз карап сөйләшергә киңәш итәм. Ошамаган якларны әйтү һәм фикер алышу кирәк, югыйсә мондый хәлләр тагын күп тапкыр кабатланырга мөмкин. Дуслыкта үзара аңлашу һәм хөрмәт мөһим, шуны онытмыйк!

Наилә Низамиева, актриса, алып баручы:

– Сәлам, аноним. Бу хатны егет кеше язгандыр, дип уйлыйм. Бер бик яхшы киңәш бирер идем: егет белән кыз арасында булган мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда әйтер сүзеңне эчтә тотарга кирәкми, матур итеп икәүдән-икәү утырып, ошамаган әйберләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Әлбәттә, тискәре  якларны әйткәнче, уңай якларны да телгә алырга онытмагыз! Минемчә, сезгә бергә күбрәк вакыт үткәрергә кирәк, чөнки без, кызлар, сөйгән ярларыбыздан игьтибар җитмәгәндә нәкъ менә сез язганча киреләнеп алырга бик яратабыз. Уртак тел табуыгызны, бәхетле булуыгызны телим. Уңышлар!

Илнар Идрисов, блогер:

– Катлаулы мәсьәлә... Монда уртага салып сөйләшүдән дә яхшы вариант күрмим. Бер уйласаң, 18 яшьтә нинди уртага салып сөйләшү булсын ди инде?! Әлбәттә, үпкәләве, сөйләшми йөрүе, сториска чыгып зарлануы җиңелрәк. Дөресен генә әйткәндә, мин бу очракта ул кыз белән араларны өзәр идем, үзем үк сөйләшмәс идем (көлә). Бу дуслык сиңа кирәкме-юкмы икәнен уйла... Артык борчылма, кыскасы, барысы да әйбәт булыр!

Алия Кәримова, студент:

– Әгәр сезнең дуслыгыгыз икегез өчен дә мөһим икән, мөнәсәбәтләрдә конфликтларны чишүнең иң яхшы ысулы – ихлас күңелдән сөйләшү. Бәлки, юк кына нәрсәләр – бары тик сәбәп кенәдер, ә менә аларга үпкәләү – сезнең арагызда ниндидер җитдирәк проблемалар булуы билгеседер. Бәлки, аның сиңа карата ачуы, рәнҗүе бардыр. Шулай ук кеше начар холкы аркасында синең түземлелегеңне сынарга, шул рәвешле игътибарыңны үзенә җәлеп итүне максат итеп куярга мөмкин, бәлки үзен «корбан» роленә куеп, синдә гаеп һәм оят хисе уятырга теләведер. Кабатлап әйтәм, сезгә сөйләшергә кирәк, аннан соң нәтиҗә ясарга тәкъдим итәм: дустыңның мондый үз-үзен тотышының максаты нинди, әлеге дуслык һәм мондый дус кыз сиңа кирәкме? Сакла үзеңне!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев