Логотип Идель
Белми калма

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА УКУЧЫЛАР НИЛӘР БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНА?

Дистанцион уку режимында Россия укучылары кайсы фәннәрне күбрәк үз итә? Бу сорауларга җавапны “Фоксфорд” онлайн-мәктәбе тикшеренүе күрсәткән. 

Март уртасында “Фоксфорд” укучыларга мәктәп программасы буенча бушлай белем алу мөмкинлеге биргән. Аннан 2,1 миллион укучы файдаланган. Алар арасында Россиянең 85 төбәгеннән, дөньяның 30 иленнән – шул исәптән Украина, Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, АКШ, Молдавия, Израиль укучылары да бар.

Тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: 11нче сыйныфлар арасында иң популяр предметлар: физика (32%), математика (28%), тарих (24%), 10нчы сыйныф укучылары арасында – математика (36%), физика (36%), биология (24%), 9нчы сыйныф укучыларында – математика (40%), физика (32%), география (32%). 5-8нче сыйныф укучылары еш кына математика, тарих, география белән кызыксына икән.

Уку предметлары арасында аерым лидерлар юк. Алар арасындагы аерма да әллә ни түгел. Моңа берничә фактор сәбәпче. Беренчедән, әлеге предмет атнасына ничә тапкыр керүенә бәйле. Мисал өчен, математика атнасына күп тапкыр керә. Шуңа математика популярлар арасында да инде. Икенчедән, кайбер предметлар – география, тарих, күп кенә онлайн-мәктәпләрдә юк. Ә бу онлайн-мәктәптә алар тәкъдим ителгән. Өченчедән, укучылар дистанцион форматка күчсә дә, төрле сервислардан куллана, ди белгечләр.

“Фоксфорд” – укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен онлайн-мәктәп. Курсларда укучылар БДИ, ТДИга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев