Логотип Идель
Белми калма

ЯКЫН АРАДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛА?

Татарстан гидрометеорология үзәге якын арада һава торышының нинди булачагын хәбәр итте.

Синоптиклар фаразлавынча, ялларда республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал.

Җомга һәм шимбә, 23-34 апрель көннәрендә, Татарстанда болытлы, урыны белән яңгырлы көннәр көтелә. Төнлә температура +2…+7 градус тирәсе булачак. 23 апрель, көндез синоптиклар +13...+18 градус, 24 апрельдә +10нан +15градуска кадәр җылы булыр, дип фаразлый.

25 апрель, якшәмбе көнне, Татарстан буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Яңгыр һәм 15—17 м/с тизлектәге җилләр көтелә. Төнлә температура +2…+7°С, көндез 9-14 градусов җылы булыр, дип фаразлана.

26 апрель, дүшәмбе көнне республикада кыска вакытлы яңгыр көтелә. 27се көнне дә явым-төшем ихтималы зур. Төннәрен температуа -1 дән  +4°С, көндез +8 дән +14°С тирәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X