Логотип Идель
Белми калма

Ябыгарга комачаулый торган ризыкларны ачыклаганнар

Галимнәр ябыгу-тазару темасына караган тагын бер ачыш ясаган: бер үк калорияле булып та, кайбер ризыклар күбрәк тазарта икән. Шундый ризыкларны барлау өчен АКШның Диабет институты белгечләре мухсус тикшеренүләр алып барган.

Без дөрес туклану турында сөйләүчеләрдән гел бер үк сүзне ишетәбез: ашаган ризыкның калорияләре - азрак, ә хәрәкәт - күбрәк булсын. Тик бу институт галимнәре бер үк калорияле булып та төрле ризыкларның организмга төрле йогынты ясаулары турында ачыш ясаган. Нәтиҗәләр болайрак: табигый ризыклар, бөтенләй эшкәртелмәгән яки бик аз дәрәҗәдә эшкәртелгән ризыклар - яшелчә, җиләк-җимеш ишеләр артык ашауга юл куймый, ә завод-фабрикаларда химия катнаштырып эшләнгән ризыклар - котлетлар, сосиска-казылыклар, бургерлар, консерва ишеләре - аппетитны тагын да уйната гына икән. Искәртеп узабыз: сүз бер үк күләмдәге калорияле ризыклар турында бара. Мәсәлән, "җитештерелгән" ризыкның каллориясе табигый ризык белән бер үк булса да, икенчесен ашау, киресенчә, матдәләр алмашын яхшырта, сәламәтлеккә зыян китерми һәм ябыгуга китерә икән.

Тикшеренүләрдә 20 кеше катнашкан - 10 хатын-кыз һәм 10 ир-ат. Бер ай дәвамында алар Диабет институтында күзәтелгәннәр һәм анда бирелгән ризыкны гына ашаганнар. Бер төркем эшкәртелгән, ягъни җитештерү сәнәгате тарафыннан ясалган ризык кулланган: күп шикәрле, консервантлы, кушылмалар һәм башка стабилизитор ише матдәләр салынган казылык, хот-дог, гамбургер, җиләк-җимеш кушылган баллы йогуртлар, куллануга әзер консервланган макароннар, тиз әзерләнүче "хлопья" һәм башка шуның ишеләр. Ә икенче төркем мөмкин кадәр табигый һәм бик аз эшкәртелгән ризык - парда яки грильдә әзерләнгән ит, балык, яшелчә, бернинди кушылмаларсыз һәм ясалма тәмләткечләрсез ярмалардан боткалар ашаган. Кулланган ризыкларның калорияле бер үк булган. Шулай ук ике төркем кешеләрен дә ризыкның күләме буенча чикләмәгәннәр - кем күпме тели шул кадәр ашаган. Ике атнадан соң үлчәнгәндә түбәндәге күрсәткәчләргә тап булалар: беренче төркемдәгеләр уртача берәр килограммга арткан, ә икенче төркемдәгеләр, киресенчә, шул ук бер килограммга ябыккан.

Шушы ике атна тукланудан һәм үлчәнгәннән соң төркемнәр алмашкан: беренче төркем табигый чиста ризыкка күчкән, ә икенчесе - "ясалма"га. Тагын ике атнадан соң хәл кабатлана: тегеләренең авырлыклары кими, боларыныкы - арта.

Нәтиҗәдә мондый нәрсә ачыклана - "ясалма" ризык ашаучыларның аппетиты табигый ризык ашаучыларга караганда күбрәк икән, һәм алар уртача көненә 500 калорийга күбрәк ризык кулланган. Менә нәкъ шушы аппетит арту һәм артыгын ашау теге бер килога артуны китереп чыгарган да инде. Галимнәр шушы тикшеренүләргә таянып болай ди: җитештерелгән һәм артык эшкәртелгән катлаулы аш-су күбрәк ашауны китереп чыгара. Ул ризыкның тәме дә көчле, исе дә нык, чөнки анда тоз, шикәр һәм май артыгы белән, башка кушылмалар да бар, тышкы яктан да ул матур упаковкалы һәм күзгә ташланып тора тора. Шуңа күрә, әгәр ябыгырга, яки авырлыгыңны контрольдә тотарга омтылучылар үз рационында күбрәк табигый ризыклар кулланырга, яки аз эшкәртелгән продуктлар ашарга, ә "ясалма" ризык куллануны киметергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев