ВОЛОНТЕР-РЕСТАВРАТОРЛАР ӨЧЕН – БУШЛАЙ МӘКТӘП!
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында волонтер-реставраторлар өчен бушлай мәктәп ачыла.
14 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә КДАТУның профессиональ архитекторлары һәр теләгән кешегә тарихи биналарны саклау буенча лекцияләр укыячак, бу юнәлештә волонтер булырга теләүчеләр өчен остаханләр оештырачак. Моның турында “Том Сойер Фест” тарихи фестиваленең оештыручылары хәбәр итә.
Әлеге укыту программасы өч циклга – таш, агач, тимер юнәлешләре буенча узачак. Белем алу – бушлай. Аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар профессиональ волонтер-реставраторлар таныклыгын алачак.
Дүрт ел дәвамында Казанда уздырылган “Том Сойер Фест” дәвамында волонтерлар агачтан төзелгән 15 тарихи йортны яңарта алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев