Логотип Идель
Белми калма

«ЦИФРОВИАДА», «TATFUTURE» ҺӘМ БӘШИР РӘМИЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ИТ-ПАРК

Цифрлаштыру елы кысаларында җәй айларында зур чаралар үткәреләчәк. Инде берничә көннән, 23 июльдә, УРАМ экстрим-паркында «Цифровиада» спорт-күңел ачу ИТ-фестивале уза. Программада спорт ярышлары, ВМХ буенча чыгышлар, лекторийлар, уен зонасы, музыкаль төркемнәр, бию чыгышлары һәм башка бик күп әйберләр булачак. Фестивальнең спорт өлешенә стритбол, пляж волейболы һәм мини-футбол буенча турнирлар, самокат буенча остаханә, йога, зумба һәм хәтта Yaratam Chess шахмат клубыннан турнир кергән.  

Шулай ук 30 августта Казанда Tatfuture цифрлы технологияләр гаилә фестивале оештырыла. Ул Меңьеллык паркында узачак һәм кунакларны ИТның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырачак. Биредә ретрокомпьютерларны күрергә, дроннар тамашасын карарга, метагаләмнәр белән танышырга мөмкин булачак.

Ә Цифрлаштыру елының иң көтелгән вакыйгасы исә –  Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркны ачу тантанасы. ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, парк 30 августка әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев