Телебез язмышы турында сөйләшәләр

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә «РФ мәгариф системасында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары» темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Биредә югары уку йортларында эшләүче галимнәр, районнардан килгән укытучылар, экспертлар катнашты. Конференциядәге чыгышларда туган телләрдәге мәгарифнең норматив-хокукый нигезләре, төбәк телләрдәге мәгариф һәм биллингваль программаларының тәҗрибәсе, дәүләт телләрен укытуның бүгенге халәте һәм перспективалары кебек юнәлешләргә басым ясалды. Россия Федерациясенең мәгариф системасында туган телләрне саклау проблемалары, укытуның биллингваль программалары, милли университетның нәкъ менә хәзер кирәк булуы кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1321
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    441
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    413
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019