Логотип Идель
Белми калма

«ТАТМЕДИА» КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР УЙНАТТЫ

19 августта «Татмедиа» АҖ газета-журналларга язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты.  

Акциядә катнашучылар арасында Татарстан, Башкортстан һәм Красноярск өлкәсеннән барлыгы 331 гариза теркәлгән булган. Катнашучылар телевизор, смартфон, бензин пычкысы, үтүк, яшелчә өчен киптергеч оттылар. Ә төп бүләккә – скутерга – Актаныш районында яшәүче Салихова Энҗе лаек булды.

«Газета-журналлар укучылар саны арта бара. Татар телендә укучыларның күп булуы бик сөендерә. Хәтта 7-8әр газета-журналларга язылган гаиләләр дә бар», –  ди Татмедиа АҖ генераль директоры  Шамил Садыков.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев