Белми калма
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ РАЗИЛ ВӘЛИЕВ ВАФАТ
Бүген, 20 октябрьдә, күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Ялкын»ның якын дусты, барыбыз да кечкенәдән белгән Татарстанның халык шагыйре Разил абый Вәлиев вафат булды.
Ул күп еллар «Ялкын»ның даими авторы иде, журналда әдәби хезмәткәр дә, редколлегия әгъзасы да булып эшләде. Журналда эшләгән чорда шагыйрь сәнгать әһелләренә багышланган очерклар язды, дөнья халыклары әкиятләрен татарчага тәрҗемә итте. Аның эшләре «Ялкын»ның дистәләгән битләрендә эз калдырды. Разил абыйның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
Нет комментариев