Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ ӨЧ ЯШЬ АВТОРЫ ҮЗ КИТАПЛАРЫН ЧЫГАРТУ ӨЧЕН КӨРӘШӘ!

Рус телендә иҗат итүче авторлар арасында уздырылган “Русские рифмы», «Русское слово» милли премиясенең 35 финалисты исеме билгеле булды. Алар арасында Татарстанның өч яшь авторы да бар. Алар – «Жанрлы проза» номинациясендә – Булат Ханов, “Поэзия” номинациясендә – Татьяна Иванова һәм Зәринә Бикмуллина.

Әлеге бәйгенең төп максаты – яшь, сәләтле шагыйрь, прозаик, драматургларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү. 2019 елда премиягә ия булыр өчен үзен 400 катнашучы (18-35 яшьлек) сынаган. Алар барысы да үз әсәрләре буенча китапларын нәшер итү һәм пьесалары буенча спектакль кую өчен тырышлыгын куйган. Яшь әдипләр – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Татарстан республикасы, Алтай, Краснодар крайлары, Амур, Ленинград, Липецк, Магадан, Мәскәү, Түбән Новгород, Новгород, Омск, Ростов, Самара, Свердлау һәм Томск өлкәләреннән.

Иң кызыклы һәм әһәмиятле әсәрләрне язучы, “Ясная Поляна” әдәби премиясе лауреаты Григорий Служитель җитәкләгән эксперт советы сайлап алган.

5 декабрьдә «Non/fiction» халыкара интеллектуаль әдәби ярминкәсе вакытында “Әдәби укулар” узачак. Дустанә атмосферада финалистлар һәм дәрәҗәле кунаклар үз әсәрләрен укыячак. 6 декабрьдә җиңүчеләр – яшь, сәләтле прозаик, шагыйрь, драматурглар үзләренең лаеклы бүләкләрен алачак.

«Эксмо-АСТ» нәшрият төркеме яшь әдипләргә үз китабын чыгартырга мөмкинлек бирәчәк. “Заманча проза”, “Интеллектуаль проза”, “Поэзия” номинацияләрендә җиңүчеләр нәшрият холдингы белән килешү төзиячәк. “ЛитРес” ширкәте җиңүчеләрнең әсәрләрен электрон ресурсларга күчерүдә ярдәм итәчәк. “Драматургия” номинациясе җиңүчесе “Театр Скорика” ярдәмендә үз пьесасын сәхнәләштерү турында килешү төзиячәк.

Белешмә:

2018 елда «Русские рифмы», «Русское слово» премиясе әдәбият дөньясында якты эз калдырган. Анда катнашыр өчен 400 автор гариза тапшырган, аларның 27се генә финалга узган. Бары тик 10сы гына җиңүче булып табылган. Узган ел “Иң яхшы язучы” номинациясендә җиңү яулаган Арина Обух «Муха имени Штиглица» исемле китабын нәшер итү мөмкинлегенә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев