Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫ РАФИС БОРҺАНОВ БЕЛЕМ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙ!

Без барыбыз да 1нче сентябрьне –бөтенхалык Белем көнен зур дулкынлану хисе белән көтәбез һәм бәйрәм итәбез. Ул төрле буын кешеләре өчен дә бик кадерле бәйрәм, чөнки һәрберебез үзенең мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергәнен хәтерли.

Узган уку елы безнең өчен аеруча уңышлы булды. Республикада БДИ буенча уртача балл узган елгыдан шактый арткан, 100 балл җыючы да, югары балл җыючылар саны да артыграк. Без Россия олимпиада хәрәкәтендә республикабызның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торуы белән горурланабыз. 2019 елда Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында безнең укучыларыбыз арасында 148 җиңүче һәм призер булды. Бу – Татарстан Республикасы укытучыларының зур казанышы.

Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт, ул югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, уйланучан һәм җитди мөнәсәбәт, сабырлык, бер-береңә карата игътибар һәм хөрмәт таләп итә.

Бу көнне барлык педагогларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Кадерле укытучылар! Балаларның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышка ирешә алулары, киләчәктә кем булулары, республика һәм бөтен ил үсешенә нинди өлеш кертәчәкләре нәкъ менә Сезгә бәйле. Үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, балаларны тыңлый һәм ярдәм итә белүегез өчен, шулай ук аларны яңа үрләр яулауга рухландыруыгыз өчен рәхмәт Сезгә!

Татарстанда көчле мәгариф потенциалы бар:  биш мең ярымнан артык белем бирү оешмасы – балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр һәм аларда 900 меңгә якын кеше белем ала. 

Бу яңа уку елында "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, аңа алты федераль проект кергән.  Алар арасында иң мөһиме — "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы", "Цифрлы белем бирү мохите", “Яшь профессионаллар”, "Киләчәк укытучысы", "Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү".

Бу көннәрдә Казанда зур вакыйга – һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Сез уникаль мөмкинлектән файдаланып, WorldSkills чемпионаты чараларында булып кына калмыйча,  һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе дә тупладыгыз, дип ышанам.

Алда – һичшиксез, уңышлар, шатлыклар һәм вакыйгалар белән тулы булачак яңа уку елы. Бу көннән балаларның сәләтен һәм талантларын ачучы, киләчәк казанышларга һәм җиңүләргә нигез салучы чираттагы җитди эш чоры башлана.

Барлык укучыларга һәм студентларга, укытучыларга һәм ата-аналарга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уку елында илһам һәм уңышлар телим!

Мәктәптә, училищеда, көллияттә, техникумда һәм вузда уку балаларга һәм педагогларга шатлык китерсен!

Хыялланыгыз, алга омтылыгыз, эшләгез! Бәхетле булыгыз!

Хәерле юл, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев