Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫН 880 КЕШЕ ТӘМАМЛАГАН

КФУда татар теле буенча бушлай курслар тәмамланды. Анда быел 880 кеше укыган. Курсларны КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздыра.

Дәресләр югары уку йортының берьюлы 3 мәйданчыгында – Казан, Чаллы һәм Алабугада узды. Катнашучыларны татар телен белү дәрәҗәсе буенча өчкә бүлеп, КФУның югары квалификацияле мөгаллимнәре укытты. Укытучылар мәдәният, тарих һәм әдәбияткә кагылышлы белемнәргә дә зур басым ясаган. Иң олы яшьтәге кешегә 70 яшь булган.

Курс ахырында катнашучыларның белемнәрен һәм коммуникатив күнекмәләре бәяләнгән. Сертификатлар тапшырылган. Мондый курслар көзен дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев