Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЖЮРИ ӘГЪЗАЛАРЫ ОСТАХАНӘЛӘРНЕ БАШЛАП ҖИБӘРДЕ

Тәтештә һәм Апаста XXIV «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале алдыннан беренче мастер-класслар узды.

Проектның булачак катнашучылары һәм аларның педагоглары фестивальнең танылган жюри әгъзалары тәҗрибәсен үзләштерә. 

Аларга өч секция тәкъдим ителгән: «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс».

Вокал юнәлешен җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Алина Ивах үз өстенә ала.

Хореографиянең нечкәлекләрен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Раилә Гарипова, шулай ук «Дорога из города» бию театры студиясенең сәнгать җитәкчеләре, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең балетмейстерлары Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар ачты.

Балаларга нәфис сүз осталыгын Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов җиткерде.

Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов фестивальнең белем бирү өлеше проектның төп юнәлешләренең берсе дип саный. Шуңа күрә ул бер генә дәресне дә калдырмый һәм уку процессына үз өлешен кертә.

«Республиканың районнарында искиткеч вокалистлар, биючеләр һәм нәфис сүз осталары әзерлиләр. Без бу юнәлешне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрергә теләр идек. Кызганыч, мәктәпләрдә актерлык осталыгы укытылмый. Без бу бушлыкны тутырырга тырышабыз: педагогларны һәр әсәрнең ниятен җиткерүгә аерым игътибар бирергә чакырабыз», — дип аңлатты мастер-класслар эчтәлеген Дмитрий Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең белем бирү, конкурс һәм концерт өлешләре артында проектның төп миссиясе — җирлекләрдә республиканың иҗади потенциалын саклап калу яшеренгән. Шуңа күрә фестиваль эшенең күп өлеше районнарда уза.

«Безнең бурыч – җирлекләрдә балалар үзләрен районнарына һәм республикаларына кирәкле итеп хис итүләренә ирешү. Үсеп җиткәч, алар туган авылларын яки шәһәрләрен яңа талант белән бизәр. Әгәр дә без аларга туган җирләрендә мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен барысы да барлыгын күрсәтсәк, моңа ирешә алачакбыз», — дип ышана Дмитрий Туманов.

Ел ахырына кадәр жюри әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасының башка районнары педагоглары һәм аларның укучылары белән эшләргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев