Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯДӘН МЕДИЦИНА БИТЛЕКЛӘРЕН, БИНТЛАРНЫ ЧЫГАРУ ТЫЕЛА

Россия хөкүмәте илдән медицина битлекләрен, бинтларны һәм респираторларны читкә чыгаруны тыйды.

РФ хөкүмәте вакытлыча медицина кирәк-яракларын, шул исәптән, битлекләр, мамыклар, бинтлар һәм респираторларны читкә чыгаруны тыйды. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында эленгән.

Кайчанга кадәр тыела?

Әлеге карар 2020 елның 1 июненә кадәр үз көчендә. Карар нигезендә халыкара гуманитар ярдәм күрсәтү тыелмый. Шулай ук үзең өчен кирәк булса, аларны чит илгә алып чыгарга рөхсәт ителә. Бу короновирусның бик нык азып китүе сәбәпле, Россия гражданнарының сәламәтлеген кайгырту һәм куркынычсызлыгын саклау макстатында эшләнә.

Вирус иң күбе кайда таралган?

Вирус 76 илдә табылган. Аның иң күп таралаган урыннары булып һаман да Кытай, Көньяк Корея (5328 кеше авырый, 32 кеше үлгән), Иран (2336 кеше авырый, 77 кеше үлгән), Италия (2263 кеше авырый, 79 кеше үлгән) тора. 4 март иртәсенә Кытайда авыручыларның саны 80270гә җиткән. Бер тәүлек эчендә барлыгы  119 яңа авырып китүче ачыкланган, 28 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле Кытайда 2981 кеше вафат булган, 49856 кеше савыккан.
Россия территориясендә короновирус йоктыруның рәсми рәвештә 6 очрагы теркәлгән. Тагын ике Россия кешесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә авырый башлаган.

Статистика нинди?

Соңгы статистикага күз салсак, Җир шарында COVID-19 вирусын йоктыручыларның гомуми саны 92801гә җиткән. Барлыгы 3201 кеше үлгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев