Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯДӘ КАЙЛАРДА ЯЛ ИТӘРГӘ ЯРЫЙ БАШЛАДЫ?

“Быел ял итеп тә булмый инде”, – дип аптыраучылар арасында сез дә булсагыз, аптырамагыз. Бүген без сезгә инде 1 июньнән үк ял итеп була башлаган урыннар турында сөйлибез.

Җәй башында Сочи, Анапа, Геленджик, Горячий Ключ, Краснодар, Новороссийск һәм Краснодар төбәгендәге башка муниципалитетларда  200 ял йорты ачыла ала. Ачылу-ачылмау турындагы карарны шифаханә җитәкчелеге үзе хәл итә.

Мисал өчен, Сочида ачылу өчен 80 оешма әзер: 1 июньнән 34 шифаханә, 8-20 июньнән – 13, 1 июльдән – 18 ачыла, калганнары карарларны соңрак кабул итәчәк. Шулай ук 190 пляжның 65 ачылыр дип көтелә.

Ставропольдә ачылышка Кисловодск һәм Пятигорсктагы дүрт шифаханә әзер. Ессентукидагы ике шифаханә ачылышка әзерләнә.

Шифаханәләрнең тагын бер өлеше 15 июньнән ачылырга планлаштыра.

Кырымга барып булмый?

Әлегә Кырымга барып булмаячак: биредәге ял йортлары рәсми рәвештә 15 июньдә ачыла. Әмма алар башка өлкәләрдән килгән кешеләрне кабул итмәячәк. Республика башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, быелгы җәйдә Кырымда туристик сезон бөтенләй булмаска да мөмкин.

Балтыйк диңгезе яр буе да әлегә ял итү өчен ачык түгел. Зеленоградск, Янтарный, Светлогорскта ял йортлары, пансионат, шифаханәләр әлегә эшләми. Кайчан эшли башлаячаклары да билгеле түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев