Логотип Идель
Белми калма

«НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕ РЕСПУБЛИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТРАДИЦИОН КОНЦЕРТ УЗДЫРА

30 август көнне 14.00 сәгатьтә Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда, ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты булачак. Чарага керү ирекле.
 
Фестиваль лауреатларының һәм җиңүчеләренең Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты матуре бер традициягә әверелде. Халыктан чыккан артистлар бәйрәм кунакларын инде дүртенче ел рәттән сөендерә.
 
Бу көнне фестиваль хәрәкәтенең 300ләп катнашучысы — эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук ТР бюджет оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең иң яхшы номерлары белән сәхнәгә чыгачак. Иҗаты белән тамашачыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе коллективлары (берничә тапкыр Гран-при иясе, шул исәптән 2022 елда), шулай ук «КАМАЗ» («Безнең заман геройлары-2022» махсус призы иясе), «Аммоний», «Татэнерго», Горбунов ис. Казан авиация заводы, Казан дәүләт казна дары заводы, СИБУР компанияләр төркеме һәм башка оешмалар башкаручылары сөендерәчәк.
 
Быел бәйрәм программасы 2023 елда республика Рәисе тарафыннан Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланачак. Тамашачыларны дөньяның төрле халыкларының дәртле биюләре һәм җырлары көтә - барлыгы 40ка якын номер әзерләнә. Концерт фестиваль гимны астында командалар парады белән ачыла, ахырда «Мин яратам сине, Татарстан» композициясен бергәләп башкару белән тәмамланачак.
 
2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Үткән сезонда анда 185 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты, алардан үезмәт куючы 1600 артык катнашучы үз талантларын күрсәтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев