КАЗАНДАГЫ БӨТЕНРОССИЯ ЯРЫШЛАРЫ – ЯҢА ПАРКТА!

Казанда 26-28 июньдә I Бөтенроссия шәһәр уеннары узачак. 27 июнь Россия Яшьләр көненә багышланган бу чарада яшь буында популярлык казанган заманча спорт төрләре тәкъдим ителәчәк.

Ярышларда меңнән артык спортчы һәм 150 волонтер катнашачак. Әлеге уеннарда 10 төп спорт төрендә ярышачаклар. Алар арасында паркур, роллер-спорт, флаинг-диск һәм башкалар бар. Шулай ук 3 өстәмә спорт төре дә булачак: текбол, миниволей и флайборд.  Ярышлар Горький исемендәге паркта һәм “Миллениум” күпере янындагы экстрим-паркта узачак.

Соңгысы җәй башына әзер булырга тиеш. Ул Казансу яры буен төзекләндерү проекты кысаларында яңартылачак. Анда скейт-парк, памп-трек, воркаут- һәм паркур-зоналарын, шулай ук стритбол өчен мәйданчыкларны да яңартачаклар. Экстрим юнәлешендә әле башлап кына килүчеләр өчен бирдә тренинг-парк һәм памп-трекны оештырачаклар.

2020нче ел спорт чараларына бай булырга охшый. Казан йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү  буенча FINA дөнья сериясе этаплары, нәфис гимнастика, регби-7, мотосерфинг, көрәш буенча халыкара стартлар кабул итәргә әзерләнә.

Татарстанлыларга һәм республика кунакларына хайдайвинг буенча дөнья кубогы, 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Европа беренчелеге дә кызык булачак.

фото Казан Мэриясе сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3234
    3
    38
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    3065
    1
    18
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    1974
    2
    35

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019